Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбиттә часовня ачылды

Бүген, 21 июлдә, Иске Тәрбит авылы җирлегендә зур вакыйга булды - часовня ачылды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр дә килде.

Авыл халкы өчен бу, чыннан да, әйтеп-аңлатып булмаслык зур вакыйга. Чөнки 1930 елда борынгы чиркәүне җимергәннән бирле, биредә бернинди иман йорты булмаган. Дини йолаларны үтәргә, нигездә, Турминский чиркәвенә бара, шулай ук, ихтыяҗ төшкәндә, Николай атакайның үзен чакырта торган булганнар. Ә дөнья булгач, ихтыяҗ төшми тормый билгеле...

Әлеге гыйбадәт йорты - шушы авылда туып үскән Петр Семеновның авылдашларына бүләге. Алар бу йортны туганы Виталий Евграфов белән бергәләп салалар. Хәленә күрә авыл халкы да ярдәм итә. Нәкъ бер ел дигәндә, авылга кергән җирдә ялтырап торган нарат бүрәнәләрдән бик матур гыйбадәт йорты калкып чыга.

Тантанада яңгыраган теләкләр кабул булсын - бу йорт беркайчан да буш тормасын, сукмагына чирәм үсмәсен иде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы эшне тормышка ашыруда башлап йөргән Петр Семеновка "Районның Мактаулы граҗданы" дигән исем бирелүен хәбәр итте һәм таныклык белән бүләген тапшырды.

Язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбиттә часовня ачылды

2
X