Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбиттә Питрау – җәй һәм чәчәк бәйрәме узды

Халкыбыз күңелендә мәңге сакланып калган Питрау - христиан дине каландаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Ә керәшеннәрдә ул борынгыдан килгән мәҗүсилек йолалары белән баетылган, җәй бәйрәме - чәчәк бәйрәме.

Мамадыш районының Җөри авылында ел саен зурлап үткәрелүче Питрау бәйрәменә Кайбычтан да даими барырга тырышалар. Анда үзебезнең дә барганыбыз бар. Әмма аралар шактый ерак булгач, бар кеше дә, аеруча өлкән яшьтәге әби-бабайлар бара алмый. Уйлаштык-уйлаштык та быел авыл халыкына бәйрәмне үзебездә оештырырга булдык. Бәйрәмебез бик күңелле узды. Башта җырлый-җырлый урам әйләндек. Аннан соң, авыл халкын ияртеп, Гөбенә буендагы тугайга киттек. Тукталып, бии-бии, такмаклар әйтә-әйтә барып җиттек без анда. Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов барыбызны да бәйрәм белән котлады. Без бай авыл - өч фольклор ансамблебез бар. "Бәләкәч", "Багалма", "Миләшкәй" ансамбльләре халкыбызның борынгы һәм хәзерге җырларын башкарды. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачтык бу көнне. Авылыбызда җырламаган, биемәгән кеше булса да сирәктер ул. Без, мәдәният хезмәткәрләре, авылдашларыбызга Питрау бәйрәменең килеп чыгышы турында да бай мәгълүмат бирдек. Менә күреп торырсыз, киләчәктә бездә дә Питрау Мамадыштагы кебек зур масштабта узар әле. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар бездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбиттә Питрау – җәй һәм чәчәк бәйрәме узды