Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбиттә шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 410-420 шәр центнер уңыш чыга

Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, шикәр чөгендере бөртекле культураларга бәйле корылык китергән зыянны компенсацияли алачак. Чөнки аның уңышы югары. Районыбыз агрофирмаларында шактый зур чыгымнар хисабына үстерелгән шикәр чөгендере алу оешкан төстә бара.

Холдинг компаниясенең Каратундагы базасына караган шикәр чөгендере алу комбайннары "Заволжье" җәмгыятендә эшли. Соңгы көннәрдә "Гөбенә" агрофирмасында да татлы тамыр алуга керештеләр. Эшне тизләтү өчен Ульяновск өлкәсеннән чөгендер алучы куәтле чит ил комбайны һәм төяү агрегаты кайтарганнар.

- Без Олы Тәрбиттә бөртекле культуралардан да мул уңыш алдык. Һәр гектар уртача 28-30 центнер уңышы белән сөендерде. Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салып куйдык. Бүлекчәдә 500 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчтек, 300 гектар мәйданны туңга сөрдек. 6 октябрьдә шикәр чөгендерен ала башладык. Ике көн эчендә 30 гектар мәйданда татлы тамыр алдык, һәр гектардан 410- 420 шәр центнер уңыш чыга, - ди Олы Тәрбит бүлекчәсе управляющие Олег Корников.

Комбайнчылар Иске Тәрбиттә татлы тамырны алып бетергәннәр инде.

- Чөгендер алу комбайнында өченче ел эшлим. Быел безнең җәмгыятьтә шикәр чөгендере чә­челмә­де, шуңа монда чакыргач, килдек. Биредә безгә барлык шартлар тудырдылар, көненә дүрт тапкыр ашаталар. Ярдәмчем белән көненә 22- 24 гектарда эш башкарырга өлгерәбез,- диде комбайнчы Александр Старостин.

Без барганда комбайн чөгендерне өемнәргә бушата иде. 8 октябрьдән аны Буа шикәр заводына ташый башлаячаклар. Мул уңышны югалтуларсыз җыеп алуда чөгендер игүчеләргә уңышлар юлдаш булсын. Көзге салкыннарда эшләү чөгендерчеләргә бер дә җиңел түгелдер. Хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе татлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбиттә шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 410420 шәр центнер уңыш чыга