Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Озын гомерлеләргә - Рәсәй Президенты бүләге

Шушы көннәрдә Ульянково авылында гомер кичерүче Анна Куфелкина үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев юбилярга Россия Федерациясе Президентының җылы сүзләр белән язылган котлау открыткасын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Әбигә ныклы сәламәтлек, балалары, оныклары, оныкчыкларын куандырып, озын гомер кичерүен теләде.

Анна Николаевна гыйбрәтле, мәгънәле гомер кичергән. Тормыш иптәше - Фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Михайлович Куфелкин белән өч ул, өч кыз үстергәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 1997 елда вафат булган. Хәзерге вакытта әбинең 11 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Бәхетле карчык гомеренең көзен төпчек кызы Любовь Григорьевна белән кияве Юрий Николаевич Анисимовлар гаиләсендә үткәрә. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәсәй Президенты бүләге