Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Питрауга бардык әле

Мамадыш районының Җөри авылында республика күләмендә генә түгел, ә бөтен Рәсәй күләмендә узучы Питрау бәйрәмен үз күзләрең белән күреп кайтырга кирәктер ул.

Ел саен илле меңгә якын кеше катнашында үтә торган җыр-биюле, төрле тамашалар, уен-көлкене, спорт ярышларын үз эче­нә алган бәйрәм Сабантуйны хәтерләтә. Питрау кич сәгать биштә башланды, төнлә өченчеләрдә салют белән төгәлләнде. Монда да капчык киеп тә, авызга йомыркалы кашык кабып та йөгерәләр, кул көрәштерәләр, гер күтәрә­ләр, чүлмәк ваталар, колгага менәләр, катыктан акча эзлиләр, Капчык сугышын аеруча кызык оеш­тырганнар: елга аша сузылган бүрәнә өстендә бер-берсен бәрешәләр, егылып төшүчеләр муеннан суда йөзә. Елга аша канат буенча чыгучыларның да һәр икенчесе су­га чумды. Уеннарда бала-чага, яшьләрнең ге­нә түгел, урта һәм олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайларның да катнашуы аны тагын да кызыклырак итте. Судан кул белән балык тотучыларны читтән күзәтү үзе бер манзара. Ә кө­рәш мәйданы илебезнең төрле почмакларыннан килгән көрәшчеләрне җый­ган иде. Үз үлчәү авырлыгында җиңүче батырларга бүләкләрнең кәттә­сен әзерләгәннәр: өч машина һәм өч тәкә! Питрауга район яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов та кө­рәш­­челәр алып килгән иде. Кече Мәмедән Валерий Фомин, Мәлкидән Алексей Горшков, ветеран көрәшче Артем Козлов, Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин, Наил Гарәфетдинов, Кече Кайбычтан Айдар Сибгатуллиннар матур көрәш алымнары күрсәтсәләр дә, машина алуга кадәр барып җитә алмадылар. Кайбычтан шулай күп катнашулары әле беренче тапкыр гына, ә Питрау бәйрәме унөченче тапкыр уза. Монда ирләр генә түгел, ха­тын-кызлар да билбаулы көрәштә бил алыша. Баш батыр калган хатынның иңенә елкылдап торган ап-ак кәҗә салдылар. Көрәштә, уеннарда призлы урын­нарны алучыларга да кыйммәтле бүләкләр бирделәр.

Керәшен татарлары зурлап уздыручы бу бәйрәмдә төрле төбәкләрдән килгән керәшеннәргә аерым йортлар бирелгән иде. Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе Светлана Матвеева җитәкчелегендәге делегация, Иске Тәрбиттәге "Сәүдияр" ансамле җырчылары бергәләшеп ул йортны чигүле сөлге, эскәтер, суккан паласлар белән бизәгән, өстәлдә самавыр кайный, коймак, пироглар пешергәннәр, кунакларга әбиләр рецепты белән өйдә кайнатылган сыра тәкъдим иттеләр. Кунаклар дигәннән, алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, депутатлар, Җөридә туып-үскән "Ак Барс" агрохолдингы директоры, Кайбычтагы хуҗалыкларның инвесторы Иван Егоров, күп кенә район башлыклары, шул исәптән Альберт Рәхмә­туллин, "Гө­бе­нә", "Алтын кырлар", "Заволжье" җәм­гыятьләре директорлары һәм башка бик күпләр бар иде. "Керәшен чибәре" бәйгесендә Соравыл кы­зы Наталия Ямщикова катнашып, дип­лом һәм акчалата бүләккә лаек бул­ды. Республиканың Виталий Агапов, Лена Бичарина, Габ­дел­фәт Са­фин, Резедә Шә­рә­фиева, Резедә Кадыйрова, Вадим Захаров, Галина Казанцева кебек дис­тәләгән танылган җыр­­чылары, "Бәрмәнчек" ансамбле чыгышлары бәй­рәм бизәгенә әйләнде. "Питрауга бер килгән ке­ше икенче елны бармыйча калмый", дигән иде Мамадыш районы башлыгы сәламләү чыгышында. Шулайдыр, халыкчан булганга яраталар аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Җөри авылы