Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Полиция Кыш бабае бүләкләр тарата

Яңа ел бәйрәме һәркемгә могҗиза, яңа өметләр һәм, һичшиксез - бүләкләр алып килә. Моның шулай булырга тиешлеге һәр кешегә мәгълүм. Аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә үсүче балаларга мондый бүләкләрне полиция Кыш бабае алып килә.

Кыш бабай белән Кар кызы кичә кич белән Арыслан авылында яшәүче 1 яшьлек Ирина Краснова белән Симәкидә яшәүче 14 яшьлек Алчәчәк һәм 9 яшьлек Айназ Даниловларны бәйрәм белән котлады. Тәмледән-тәмле кәнфит-шоколадлар белән шыплап тулган тартмаларны сабыйлар шатланып кабул итте. Кечкенә Иринаның Кыш бабайны әле беренче генә күрүе, шуңа да аның ак сакалыннан, кызыл чапаныннан, Кар кызының җем-җем иткән күлмәгеннән күзләрен ала алмады. Даниловлар исә тырышып укырга, әти-әниләрен яратырга сүз бирделәр. Кыш бабай белән Кар кызы - полиция капитаннары Раил Ногманов белән Резидә Гомәрова гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән дә кызыксынды. Шундый бүләкләрне районда тагын 11 бала кулына алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция Кыш бабае