Полиция урамында бәйрәм
10 ноябрь - Россия полициясе көне. Бу көнне илебездә милиция хезмәте оешуга 95 ел тула. Исемнәре үзгәреп, таләпләр шактый катгыйланса да, аларга йөкләнгән бурыч шул калды. Милицияне полициягә үзгәрткәннән соң нинди үзгәрешләр күзәтелде соң? ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рушан Хуҗин шул...
- Алдыбызга куелган бурыч - законга буйсынып, халык тынычлыгын, иминлеген тәэмин итү, профилактика эшләрен киң җәелдерү, куркынычлардан саклау, җинаятьләрне булдырмау, аларны кайнар эздән ачу. Бүген без "Диалог-Партнерлык-Куркынычсызлык" девизы астында эшлибез. Җинаятьләрне ачуда төп булышчыларыбыз - киң җәмәгатьчелек, халык. Алар белән тыгыз элемтәдә торып, без экстремизм, террорчылык, наркоманиягә каршы торабыз, балигъ булмаган үсмерләр арасында хокук тәртибен бозуларны кисәтәбез. Авыл җирлекләрендә яшәүче халык ярдәменә таянып, без теркәлгән җинаятьләр санын киметә алдык. Узган ел аларның саны 101 булса, быел 83. Барлык авыл җирлекләрендә дә, халыкка тагын да якынаю максатында, без авыллардагы полиция участок пунктларында эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге катнашында очрашулар уздырабыз. Әлеге очрашуларның нәтиҗәсе күз алдында. Көнкүрештә кылынган авыр җинаятьләрнең теркәлмәве, исерек хәлдә эшләнгән җинаятьләр санының кимүе һәм башкалар шул хакта сөйли. Әмма тынычланырга иртәрәк әле. Безгә балигъ булмаган балалар белән профилактик эшчәнлекне көчәйтү, социаль мошенниклыкны кисәтү буенча максатчан эш алып барырга кирәк.
Полиция хезмәткәрләренә җәмгыять, республика җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларны төгәл үтәрдәй, үз эшен намус белән башкаручы хезмәт коллективыбыз бар. Безнең хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары ветераннарының хезмәт тәҗрибәсенә таянып, эш алымнарын тагын да камилләштерә. "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә үз һөнәренең остасына әйләнгән хезмәткәрләр күп. Коллективыбыз яшь көчләр белән тулыланган. Кимчелекләргә, җитешсезлекләргә вакытында чик куеп, камиллеккә омтылабыз. Хезмәткәрләребез елдан-ел тәҗрибә туплый, яшь гаиләләр барлыкка килә. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәттәшләремне, ветеран милиция хезмәткәрләрен тәбрик итәм. Өлкән буын безне киңәшләре, яшьләребез матур күрсәткечләре белән сөендереп торсын иде. Дөньяларыбыз имин, йортларыбыз тыныч, яшәешебез матур булсын. Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев