Рамил Закиров: “Ат үрчетүне бизнес дип атамас идем”
Язмамның герое - Рамил абый Закиров. Һәр ир кешенең күңеленә яшеренгән ат турындагы якты хыялны тормышта чынга ашырган Кайбыч егете ул.
Хәй, Сабантуйларда ничәнче ел инде Рамил абыйның елгыр атларына көч биреп торабыз, түгелме?! Нәселле атлар мәйданнан юртканда йөрәкләрне көнләшү хисе дә чеметеп ала. Мондый атлар кемнең дә утарын бизәр иде ул, ә, егетләр! Мәйданда елкылдап торган атлар бар халыкның күзен уйнатса да, нәселле атларны асрау мәшәкатьләре хуҗаның үзенә генә төшә шул. Сабантуй, ат ярышлары җәйгә бер тапкыр, ә төрле затлы токымлы атлар ел әйләнәсе кайгырту сорый. Кыскасы, күңеле белән юртаклар дөньясына бирелгән, чабышкы атлар асраучы хуҗаларның да ишегалдына якты өметләр, төрле мәшәкатьләре белән җилдереп Ат елы килеп керде. Әйдәгез, Рамил абыйның үзе белән сөйләшик әле.
- Балачактан күңелдә уелып калган теләкләр, тора-бара зур хыялга әверелә. Кемнәргәдер язмыш ул хыялны чынга ашыру юлларын да ача. Ә менә Сезнең атлар белән кызыксыну кайчан башланды?
- Мәктәптә укыганда, малайлар белән бик кызыгып конюшняга йөри идек. Анда минем дә үзем карый торган Йолдыз исемле бер атым бар иде. Йолдыз кызу канлы, бөтен кешене дә якын китерә торганнардан түгел. Бик оста егетләр генә ул ат белән уртак тел таба алды. Күпме хыяллансам да, ул чакта әти миңа Йолдыз белән Сабантуйда ат чабышында катнашырга рөхсәт бирмәде. Ул заманнарда Сабантуй ярышларына клюш чалбарлы, озын чәчле Апас, Чувашия егетләре килә иде. Көндәшлек көчле, чыбыркы, камчы белән сыдырып алырга да күп сорамыйлар. Мин алар янында әле кечкенә генә бер малай идем. Әти шуңа бу егетләр янына мине якын җибәрмәгәндер инде. Ә Йолдыз берничә Сабантуйда беренче килде. Җайдагы гына башка егет булды...
Менә шул вакытлардан ук, күңелем белән ат теләп йөрдем. Шулай килеп чыкты, бервакыт Мамадыш районыннан бер танышым миңа Молния кушаматлы ат бүләк итте. Мамадыш якларында күп чабып йөрдек без аның белән. Кайбыч Сабантуйларында да чабып карадык. Ләкин чабарга чыккач, ат җайдак белән егылды, районда әллә ни нәтиҗәләр күрсәтә алмадык. Бу атка шундый ияләштем, күңелне канатландырган ат булды ул. Башка атлар да аласы килә башлады. Хәзер минем 28 атым бар. Шуларның дүртесе нәселле чабышкы атлар. Алар Казан ипподромында тора. Травма алган атларны, бияләрне Кайбычта асрыйбыз. Якын киләчәктә ат фермасы төзеп, барлык атларны да монда җыясы килә.
- Чабыш атларына теләсә кем менеп җилдерә алмый. Җайдакларны кайдан табасыз?
- Минем ипподромда тренер бар, җайдаклар белән дә, гадәттә, ул сөйләшә, ул таба. Һәр чабышның призовой фондыннан тренерга, ат караучыга, җайдакка аерым процентлар түләнә.
- Казан мэрының улы Таһир Метшин, әле бик яшь булса да, шактый тәҗрибәле җайдаклардан санала. Күптән түгел, Таһир белән әңгәмә корырга туры килгән иде. Шул әңгәмә вакытында ул: "Барысы да җайдактан тора. Сәләтле җайдак иң начар атны да финишка беренче алып килә ала" - дигән иде. Мине бу фикер гаҗәпкә калдырды, килешмәдем. Сез бу фикергә ничек карыйсыз, Рамиль абый?
- Әйе, Таһир тәҗрибәле җайдаклардан санала. Без аның белән ипподромда ярышлар вакытында еш күрешәбез. Ләкин минем бу мәсәләдә үз фикерем бар: көчле җайдак ишәккә утырып күпме тырышса да, ишәк атны җиңә алмый. Җайдактан гына түгел, аттан да күп әйбер тора, дип саныйм мин. Сәләтле ат белән тәҗрибәле җайдакның үз гармониясе булса, алар һәрвакыт җиңәләр. Җайдак атны өйрәнергә, аны тоя белергә тиеш. Кызу канлы, сабыр, тыныч... атлар да бит төрле була. Кайбер атлар стартта борчылып, гел аякларын уйнатып тора. Халык, мондый атка карап, биеп тора торган яхшы ат бу, җиңәр, диләр. Тик бу ялгыш фикер. Башын иеп, тыныч кына йөргән атлар беренче килә.
- Атларның да үз холкы була, диләр бит...
- Һичшиксез! Атларның холкы токымына да, нинди биядән тууына да карый. Әле тай чагында нерв системасы дөрес формалашу да мөһим. Монысы тренердан тора. Атларга сугарга ярамый, кыйнау турында әйтмим дә инде.
- Горурлык булып торган чабышкыларыгыз да бардыр?
- Узган ел Казандагы ярышларда Гамбол исемле атым биш тапкыр җиңү яулады. Гомумән, бу ат минем Россия буенча рейтингта 20нче урында тора.
Галимхан (Татарстанда, Нурлат районында туган ат) 2011 елда Казан ипподромындагы ярышта өч миллион отты. Гарәп нәселле Габури, Миксер дигән чабышкыларга быел зур өметләр баглап торабыз.
- Кызыклы ат исемнәре яңгырады. Атларга исемне кем куша?
- Ат документларын аерым бер инстанциягә җибәрәбез. Исем кушу буенча үзебезнең теләкне дә белгертәбез. Бер атка татар исеме кушмакчы идек, Миксер исеме биреп кайтардылар. Атның әтисенең, әнисенең нәселенә карап исем кушалар, дип беләм.
- Нәселле атлар ничә яшьтән, ничә яшькә чаклы чаба? Чабу яше чыккач атлар кемгә хезмәт итә?
- Атларны ике яшьтән тугыз яшькә кадәр чаптыралар. Иң көчле чабучы атлар өч яшьлекләр дип санала. Чабу яше чыккач, кайбер атларны кешеләрне утыртып йөртү өчен прокатка тоталар, иткә дә киткән очраклар була...
- Ә сезнең күңелдә атларыгыз белән бәйле нинди хатирәләр яши?
- 2013 елда Сабантуйда бер атыбыз янып үлде. Атның тумыштан ук йөрәге начар булгандыр, дип уйладык. Эссе көнне йөрәге түзмәгән. Ә күңеллесе - старттан соң атларның беренче килүе.
- Рамил абый, минемчә, соңгы вакытта атлар тоту бик отышлы бизнеска әйләнеп бара. Ничек уйлыйсыз, күңеле белән атка бирелмәгән кеше бизнес өчен генә атлар тота аламы?
- Һәрбер кешенең күңелендә азарт бар. Атка менеп утырган ир кеше үзендә ирек хисен тоя, ат аңа канатлар куя, җилкендерә. (Ә хатын-кызлар, ир-егетләргә караганда, атка тизрәк ияләшәләр, диләр.) Авылда егетләр эш атын да Сабантуйда бер чаптырып кайтырга тырышалар. Әгәрдә ул беренче килсә, аны тагы, тагы катнаштырырга тырышалар. Атның тәмен тойган ир-егет белән җиңү хисе идарә итә. Шулай да, авылдагы эш атларына Сабантуй ярышында чабар өчен мин ике чакрым түгел, ә кечкенәрәк аралык бирер идем. Ярышка чыккач алар бик көчле, түзем булып күренсәләр дә, соңыннан аларның аяклары, билләре авырта.
Ә ат бизнесы турында шуны әйтәсе килә, атны бизнес димәс идем мин. Спорт атлары тоту бик чыгымлы эш ул. Травмалар, дәвалаулар, витаминнар... Ярый шунысы бар, бүгенге көндә ат асраучы хуҗалыкларга хөкүмәт субсидияләр бирә, ничектер булыша әле. Менә быел минем ат акча эшләде, ләкин ат чабышларыннан кергән керемне атның үзенә генә тотып бетердек дисәк тә буладыр.
- Шундый мөмкинлек булса, Сез яхшы ат сайлар идегезме, яхшы машинамы?
- Машинаны сайлар идем. (көлә) Ат белән Казанга барып җитеп булмый бит. Ә менә яхшы атны ике машина итеп сатып була.
- Ат елына нинди планнар?
- Ат көтү булып яши. Бу - бердәмлек билгесе. Ат үзен үзе эшләп ашата торган хайван. Шуңа күрә, бу ел кешеләргә булышыр дип уйлыйм. Атлар бит алар бик файдалы хайван. Церебраль параличлы балаларны атка утыртып дәвалыйлар, атка атланып йөреп умыртка мускулларын ныгыталар. Бер чакырым атка атланып йөрү - бер айлык фитнеска йөрүне алмаштыра. Бу елда атларыбыз исән-сау булсын, ярышларда беренчелекне алырга язсын! Шунысы кызык, быел, җиңүче атларның дагаларын сораучылар да барлыкка килде. Дага - бәхет билгесе, диләр. Барыгызга да гаилә бәхете һәм җитезлек телим!
- Рәхмәт, Рамил абый, эшләрегез уңышлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев