Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы урынбасары газеталарга язылды

Почта бүлекләрендә газета-журналларга яздыру буенча кызу эш бара. Күпләр ташламалы бәядән язылып калырга ашыга.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та Олы Кайбыч почта бүлегендә үзе яратып укый торган матбугат чараларына язылды.
- Без гаиләбез белән укырга яратабыз. Бүген “Кайбыч таңнары”, “Ватаным Татарстан” һәм “Татарлар” газеталарына язылдым. Башкалар да матбугатка язылуны соңгы көнгә кадәр калдырмасын иде.Ташламалы бәядән язылу форсатын да кулдан ычкындырмаска кирәк. Район газетасын һәрбер йортта алдыруны бурыч итеп куям, - диде ул.
Дуслар! Сез дә Рәмис Хәялиев үрнәгенә кушылсагыз иде. Район газетасына әлегә язылырга өлгермәгән булсагыз, почта бүлекләренә ашыгыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев