Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларны Россия көне белән котлый

12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең иң төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле кайбычлылар! Без барыбыз да Россия дигән зур дәүләттә яшибез, шуңа да бу бәйрәм бөтенебез өчен дә кадерле. Күпгасырлык тарихы булган илдә яшәвебез белән барыбыз да горурланабыз. Иксез-чиксез Россиянең төрле почмакларында яшәүче төрле буын, төрле милләт вәкилләрен илебезнең бү­генгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, хокук, ирек һәм демократия кебек кыйммәтләргә тугрылык, татулык хисләре берләштерә. Кайбыч халкы яхшы аңлый: Ватан һәркайсыбыз өчен туган яктан башлана. Без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Бу бәйрәм милли горурлыгыбыз һәм туган илебезгә мәхәббәт хисләрен арттырсын. Сезгә уңышлар, бәхет һәм шатлык телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларны Россия көне белән котлый