Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!”

Ураза бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөселманнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бүген, гадәттәгечә, мөселманнар бергәләшеп гыйбадәт кылалар, Мөхәммәд пәйгамбәр аша безгә намуслы хезмәт итәргә, игелекле булырга һәм мохтаҗларга булышырга кушкан Аллаһ Тәгаләне зурлаучы бәйрәм ашлары уздыралар.

Мөселманнарга рухи пакьлек, камиллек биргән һәм Аллаһка якынайткан ураза дүшәмбедә гает белән тәмамлана. Рамазан аенда дин кардәшләребез изге эшләр кылдыл, күмәк ифтарлар оештырды, зәкәт җыйды.

Районыбыз мөселманнары, башка традицион дин вәкилләре белән беррәттән, киләчәктә дә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, гадел һәм алга баручы җәмгыять төзүгә үз өлешен кертүне дәвам итәр, дип ышанам.

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Сезгә нык сәламәтлек, муллык һәм Аллаһ Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев