Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы

Ураза бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөселманнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: "Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисе тәр­бияли. Ураза тоту - мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә сыенуларын раслау өчен аерым бер форсат, чөнки ул Ислам динендә ураза тотучының фәкать...

Ураза бәйрәме уңаеннан район башлыгы

Альберт Рәхмәтуллин мөселманнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисе тәр­бияли. Ураза тоту - мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә сыенуларын раслау өчен аерым бер форсат, чөнки ул Ислам динендә ураза тотучының фәкать үз вөҗданына йөкләнгән бердәнбер йола булып тора. Кайбыч мөселманнарына миһербанлылык, гаделлек, имин тор­мыш­ка омтылу, кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булу кебек мәңгелек кыйммәтләр хас. Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстә­сен! Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы