Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы кубогы үзебездә калды

Сочида XXII Кышкы Олимпиаданың соңгы көнендә "Кайбыч" боз мәйданында район башлыгы призына үткәрелгән районара хоккей турнирында Кайбычның Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге ир-егетләр җыелма командасы җанатарларның ышанычын тулысынча аклады.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызны спортка тартуга зур игътибар бирә. Үз призына ярыш үткә­рүе дә шуны дәлилли. Әлеге турнирда Кайбычның ир-егет­ләр, яшьләр җыелма командалары, Кама Тамагы һәм Чувашия Республикасының Батыр районнары спортчылары катнашты. Район башлыгы урын­басары Рәмис Хәялиев командаларны сә­ламләде, Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Беренче булып бозга Кайбычның ир-егетләр җыелма командасы һәм Батыр районы командасы чыкты. Уен башлануга якташларыбыз, инициативаны үз кул­ларына алып, һөҗүм өс­те­нә һөҗүм ясады. Нәтиҗә дә озак көттермәде: кайбычлылардан Илдар Насыйбуллин исәпне ачты. Әлеге очрашу якташларыбыз файдасына 8:2 исәбенә төгәлләнде. Безнекеләрдән Илгиз Вәлиуллин - 3, Илназ Сәлахиев - 2, Илдар Насыйбуллин, Тимур Яруллин, Руслан Җамалетдинов берәр алка кертте. Батыр районы командасыннан Денис Трифонов һәм Александр Филимонов берәр алка кертә алды. Кайбычлылар капкасын Илнар Якупов, батырлылар капкасын Виктор Волков саклады.

Икенче уенда Кайбыч яшьлә­ре җыелма командасы белән Кама Тамагы хоккейчылары үзара көч сынашты. Командалар уен башыннан ук кискен көрәш башлады. Берничә минут үтүгә кайбычлылардан Вадим Моисеев көн­дәшләре капкасына беренче алканы кертте. Озакламый көндәшләрдән Ринат Хикмәтуллин исәпне тигезләде. Беренче периодта Илнур Фәт­хуллин кайбычлылар капкасына икенче алканы кертүгә иреште. Икенче период башында ук Ринат Хикмәтуллин исәпне - өчкә, Раниф Әхмәт­җа­нов дүрткә җиткерде. Аларга җавап итеп, Илназ Сәлахиев икенче алканы көндәшләре капкасына кертә алды. Өченче периодта Данил Моисеев өченче алканы кертеп, исәпне 4:3кә җиткерде. Калган вакытта кунаклардан Ринат Хик­мәтуллин, кайбычлылардан Наил Сәгъдиев берәр алка кертеп, уенга нокта куйды (5:4 кунаклар файдасына).

Алга таба Кайбыч яшьләре җыелма командасы Батыр районы командасы белән турнирда өченче урын өчен көрәш алып барды. Бу очрашу кунаклар файдасына 4:1 исә­бенә тәмамланды. Кайбычлылардан бердән-бер ал­каны Марат Сәгъдиев кертә алды. Батырлылардан Владимир Гордеев, Александр Ялуков, Александр Филимонов, Эдуард Гордеев берәр алка кертте.

Финалда беренче - икенче урыннар өчен Кайбычның ир-егетләр җыелма командасы һәм Кама Тамагы районы командасы көрәште. Уен баш­ланып, берничә минут үтүгә Руслан Җамалетдинов исәпне ачты. Аннан соң Илгиз Вәлиуллин, Руслан Җа­ма­летдинов, Илдар Насыйбуллин берән алка кертүгә иреште. Кунаклардан Илнур Фәтхуллин, Вадим Плюч бе­рәр җавап алкасы кертә ал­ды. Капкаларны кайбычлылардан Денис Бартязов, кунаклардан Андрей Абашев саклады. Барлык уеннарны район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов гадел хөкем итте.

Район башлыгы турниры кубогы, диплом һәм акчалата бү­ләкне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Кайбычның ир-егетләр җы­ел­ма командасына тапшырды. Алар бу кубокка икенче ел рәттән ия булды. Икенче урынны яулаган Кама Тамагы районы һәм өченче урынга чыккан Батыр районы командаларына да дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Турнир барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: Батыр районы командасыннан Вячеслав Волков иң яхшы капкачы, Кама Тамагы районы командасыннан Илнур Фәтхуллин иң яхшы сакчы, кайбычлылардан Илдар Насыйбуллин иң яхшы һө­җүмче, Илназ Сәлахиев иң яхшы бомбардир дип танылды. Алар дипломнар, акчалата бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы кубогы үзебездә калды