Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы – редакциядә

Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе коллективы белән очрашты.

Җылы атмосферада узган әлеге очрашуда сүз нигездә журналистларның эш шартларын яхшырту хакында барды. Редакция бүгенге көндә район электр элемтәсе узелында бүлмәләр арендалый. Әмма кышкы салкыннарда анда бик салкын. Район башлыгы, газетаның халык тормышында зур урын биләве, җәмәгатьчелек фикере тудыруда төп көчләрнең берсе булуына басым ясап, бездә шартларның чыннан да бүгенге заман таләпләренә туры килмәвен әйтте. Шуңа да редакцияне башка бинага күчерү мәсьәләсе кузгатылды. Альберт Илгизәрович газетаның эчтәлеген тагын да баету буенча да фикерләрен әйтте. Безнең газетаны гаиләсе белән даими укып бара, сайт белән дә таныша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин