Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ремонт укуга комаучаламый

Узган атнаның җомгасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федоровское һәм Зур Подберезье мәктәпләрендә булды.

Быел май аенда Татарстанда старт алачак урта гомумбелем бирү мәктәп­ләренә капиталь ремонт үткәрү буенча Президент программасына Зур Подберезье мәктәбе дә кер­гән. Альберт Рәхмә­тул­лин "Биектау" ҖЧҖнең җитештерү-техник бүлеге вәкиле Евгений Горелов белән очрашты. Алар, объектны карап чыккач, ремонт эшләренең күлә­ме турында фикер алышты, муниципаль берәмлек өстәмә рәвештә үз өстенә ала торган эш төрләрен бил­геләде. Программа нигезендә түбә, кәрниз, тәрәзәләр, коридордагы идәнне алмаштыру, керү юлын, санузел, суүткәргечне ремонтлауга республика бюджетыннан дүрт миллион сумнан артыграк акча бүлеп биреләчәк. Ә коридордагы эчке эшләр, фасад ремонтлауны муниципалитет үз өстенә ала. "Ремонт эшләрен кичектерергә ярамый, әмма шул ук вакыта ул уку процессына тискәре йогынты ясарга тиеш түгел", - ди­де район башлыгы. Зур Подберезье мәктәбе укучылары БДИны һәр елны уңышлы тапшыра, бире­дә тәрбия эшләре дә югары куелган. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән "Россия патриотларын үстерәбез" Бөтенроссия бәйгесе кысаларында үт­кәрелгән "Сезнең белән горурланабыз, Ватан сакчылары" республика патриотик акциясендә җиңү яулаулары шул хакта сөйли. Бәйгегә җибәрел­гән 200 эш арасыннан аларныкы иң яхшысы дип табылган. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Малышева, мәк­тәп музее директоры Екатерина Елисеева Мак­­тау кәгазе, рәсем укытучысы Елена Николаева, унынчы класс укучысы Алла Каретина Рәхмәт хатына лаек булган.

Муниципалитет җитәкчесе мәктәпләрнең укытучылар коллективы белән дә очрашты. Альберт Илги­зә­рович мәктәп проблемалары белән генә түгел, авыл җирлегендәге социаль яктан мөһим мәсьә­лә­ләр белән дә кызыксынды. Ул Зур Подберезье һәм Федоровское авылларындагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, сәламәтлек саклауның беренчел медицина учреждениеләрендә, почта элемтәсе бүлекләрендә, кибетләр­дә булды. Авыл халкын санитар-экологик икеайлыкка активрак тарту бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федоровское Зур Подберезье

2
X