Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республиканың баш аграрие Марат Әхмәтов: Кайбыч халкының кәефе яхшы

-Кайбыч- тотрыклы рәвештә үсүче, үз-үзенә нык ышанган һәм аягында нык басып торучы район.

Аның оешуына әле 25 ел гына, шушы кыска гына вакыт эчендә ул бөтен административ вәкаләтләре булган районга әйләнде. Ә шул вакытта Кайбыч район булып оешмаган булса? Үсеш юлы ниндирәк булыр иде икән? Бүген мин утырышка килер алдыннан Мөрәле авылында фермада булдым. Халыкның кәефе яхшы. Сездә эшчән халык яши, мондый көч белән тагын да югарырак үрләргә ирешергә мөмкин. Кеше- барлык дәүләтләрдә дә төп капитал ул. Хезмәткә яраклы һәр кеше мөмкин кадәр күбрәк нәтиҗәле хезмәткә омтылырга тиеш.

Кайбычта 2014 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елдагы бурычларга багышланган утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шулай диде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган елдагы эшчәнлеккә тулы анализ ясады. Район буенча территориаль продукция күләме 3 миллиард 400 мең сум тәкил иткән, үсеш-108,8 процент. Җыелышта чыгыш ясаган Татарстан Кече һәм урта бизнесны үстерү вице-президенты Рәфыйк Шәйхетдинов Кайбычның бинесны үстерү буенча пилот проектка кертелүе хакында сөйләде. "Ак Барс Кайбыч-3" агрофирмасы директоры, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин чыгы ясады. Утырышта аерым уңышларга ирешкән хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бу хакта газетаның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республиканың баш аграрие Марат Әхмәтов: Кайбыч халкының кәефе яхшы