Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Президенты кубогына ия булган “Галимхан” Кайбыч Сабантуенда беренче килде

Кайбыч Сабантуеның үз яме, үз бизәге бар


Кайбыч Сабантуе бизәкләре елдан-ел яңарып тора: быел да бәйрәм кунакларын көяз кыз кебек матур итеп бизәлгән зур мәйданы белән каршы алды. Мәйданга керү юлында татар, керәшен татарлары, рус, чувашлар яшәүче "йорт"лар тезелеп киткән. Аларның һәрберсе гореф-гадәтләрне, йолаларны күздә тотып бизәлгән. Кунакларга үз милләтләренең сый-хөрмәтләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм тамашасы фольклор ансамбльләр чыгышы, бизәлгән атларның мәйдан әйләнүеннән башланып китте. "Авыл денс" биючеләре "Сабантуе" театрьләштерелгән тамашасын күрсәтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызны татар һәм рус телләрендә бәйрәмебез белән котлады. Күпмилләтле Кайбычның дуслыгы, бердәмлеге ачык чагылыш таба торган бәйрәм бу. Кайбыч халкына, Сабантуе кунакларына Президентыбыз котлавын якташыбыз, Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов җиткерде. Безнең яктан сайланган депутат Илшат Гафуров белән берлектә алар уңган якташларыбызга Хөкүмәт бүләкләрен тапшырдылар. Мәйдан түрендә алдынгы терлекче-механизаторлар, белгечләр, төрле тармакта эшләүче хезмәт алдынгыларына кыйммәтле бүләкләр өләштеләр. Ә өйләрендә өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары тапшырдылар. Шундый тантана ничек инде гомумхалык бәйрәменә әверелмәсен дә, хезмәт һәм бәхет туе булмасын!? Кайбыч халкы белән бергә бәйрәм итәргә инвесторыбыз Иван Егоров, Татарстанның милли банкы җитәкчесе Евгений Богачев та килгән иде.

"Бердәм Россия" бүләге
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге быел Сабантуйга зур бүләк әзерләгән: республиканың һәр районында иң актив эшләүче авыл клубларына яңа спорт җиһазлары (өстәл теннисы өчен өстәлләр) тапшырдылар. Безнең районнан бу бүләккә үзенең "Сәүдияр" ансамбле белән дан тоткан Иске Тәрбит клубы коллективы лаек булды. Әлеге авылда хәзерге вакытта "Авыл клублары" программасы нигезендә күпфункцияле үзәк төзелә.

Атлар чаба болыннардан
Сабантуйда алдынгыларны бүләкләгәннән соң әйтерсең лә бар мәйдан ипподромга күчте. Ат чабышларын халкыбыз яратып карый шул. Үзебезнең җирлектә эшләүче атларны иярләүчеләр- "Гөбенә"дән Степан Поляков- беренче, Олы Урсактан Фирнат Вәлиев -икенче, Ябалактан Григорий Угольцов өченче килде. Нәселле атлар арасында "Гөбенә" өчен чапкан Бек Уразбеков "Галимхан" кушаматлы атында беренче килде. "Галимхан" Россия Президенты кубогы өчен ярышларның берсендә кубокка да лаек булган ат булып чыкты. "Алтын кырлар"дан Динар Габсаттаров иярләгән ат аннан бераз гына калышты. "Фәсахов" КФХсыннан Ринат Әхмәдуллин иярләгән ат- өченче.
Ат чабышлары туктап торган арада малайлар-кызлар бер чакрымнан артык арага йөгерүдә ярышты. Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов аларның барысына да акчалата бүләкләрен тапшырды.
Бәйрәм халык уеннары, җыр-биюләр, милли көрәш белән дәвам итә. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президенты кубогына ия булган “Галимхан” Кайбыч Сабантуенда беренче килде