Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Гыйззәтуллин Ябалакта һәйкәл салдырды

Ябалак авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелгән тантанага Бәрлебашы, Морза Бәрлебешы авылларыннан да ветераннар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, балалар җыелган иде. Быелгы тантана алар өчен аеруча истәлекле:чөнки шушы өч авылдан сугышка киткән авылдашларының исемнәре язылган яңа һәйкәл ачылды. Бу һәйкәл Мәскәү шәһәрендә яшәүче изге күңелле якташлары- Россиянең Европа...


-Авылга кайткан саен цинк калайдан эшләнгән иске һәйкәлгә карап йөрәгем сыкрана иде. Хәзер халкыбыз, Аллага шөкер, бай яши, тормыш яхшырды, авылларда да яхшы өйләр салалар, һәр йортта диярлек машина. Ә авылдагы һәйкәл һаман иске... Яңасын төзү турындагы фикеремне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткердем, әлбәттә, ул мине хуплады,- диде ул.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәйриячелек белән үрнәк күрсәтүче Дамир Гыйззәтуллинга тирән рәхмәтен белдерде һәм Рәхмәт хатын, истәлекле бүләген ташырды.



Муниципалитет җитәкчесе ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, тантана кунакларын Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлады. Бу җирлектә бүгенге көндә дүрт ветеран: Кече Кайбычтан Рәфыйк Зәкиев, Ябалактан Александр Маклашов, Аманулла Хамидуллин, Бәрлебашыннан Евдокия Вакатова, Константин Кротов яши. Тантана мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Тулырак репортажны газетабызның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Гыйззәтуллин Ябалакта һ...