Салтыйганның ак әбисе
Безнең районда Россия Президентының шәхси котлавына лаек булган икенче өлкән яшьтәге кеше - Салтыйган авылында яшәүче Сания Шәйхи кызы Гыймранова. Аңа 22 июньдә 90 яшь тулды.
Нурлы йөзеннән бер дә елмаю китмәүче Сания апа ил башлыгының котлавын алды. Юбиляр район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген - җылы юрганын, рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатына да бик шатланды. Президент котлавында мондый сүзләр бар: "Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышы елларының иң авыр сынаулары аша узган җиңүчеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең һәрберегез уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте..." Бу сүзләр, әйтерсең лә, Сания апаның бар тормышын белеп язылган. Хәер, яшьлекләре сугыш чорына туры килүчеләрнең язмышлары уртак аларның. Сания апа да окобын да казыган, Мөрәле, Норлатта утынын да кискән, ачтан хәлсезләнеп атлары егылгач, эш өздегез дип, Свияжскидагы төрмәгә бер елга утыртып куйганнар. Әле ярый анда бер көнне өч көнгә исәпләгәннәр, шуңа да иртәрәк чыккан.
Бар гомерен колхоз эшендә тырыш хезмәттә уздырган ул. 85 яшьлек сеңлесе Суфия апа белән яраннарга, миләүшә гөлләренә күмелгән җыйнак йортларында гомер кичерәләр алар. Капкаларының ябылып торганы юк: теләкләрең кабул була, дога кыл әле, дип, хәерен китерәләр, үлем-җитем булса да, Сания апаны алып китәләр. Төннәр буе авылдагы әрвахларга аерым-аерым догалар багышлаучы да ул. Социаль хезмәткәр Айгөл Саттарова гел булышып тора. Вакытында суын китерә, кибеткә бара, даруларын алып кайта, бакча эшләрендә булыша. Юбилей уңаеннан әзерләнгән табын да мул иде: гөбәдия, коймак, катыгын күршедәге Халидә апа, балны Сәлимә керткән, Айгөл пәрәмәчләр пешергән. Халидә апалар белән нәкъ бер гаилә кебек яшиләр. Алар атна саен мунчасыннан калдырмый, тәмле ризыкларын да гел кертеп торалар. Авылдашлар хөрмәтен яулау үзе бер бәхет бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев