Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Саулык – зур байлык

Районыбыз медиклары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан узган җомгада Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында ял итте.

Район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедов хезмәттәшләрен, медицина хезмәте ветераннарын һөнәри бәй­­рәмнәре белән ихлас котлады һәм узган елларда ирешелгәннәргә тукталды, соңгы еллардагы үзгәрешләрне атап үтте.

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.

- Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, сез һәрвакыт уяу, авыл халкы сәламәтлеге сагында армый-талмый хезмәт итәсез. Бәйрәм көннәрендә дә хезмәт урынында булып, кешеләр гомерен саклап калган ак халатлы шәфкать ияләренә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең авыр һәм мактаулы хезмәтегез алдында баш иям, - диде ул эчкерсез теләкләрен җиткереп.

Бәйрәм бүләксез булмый. Район җитәкчесе намуслы, тырыш хезмәтләре өчен Кече Мәме, Зур Тәр­бит фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре Мәүлия Туралева, Валентина Платоновага Сә­ламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе һәм район үзәк сырхауханәсе фельдшеры Гө­лүсә Шаһивәлиевага Рәх­мәт хаты, өлкән шәф­кать туташы Лилия Мифтаховага медицина хез­мәт­кәрләре профсоюзының Мак­тау кәгазен, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Альберт Илгизәрович үзе дә буш кул белән кил­мә­гән. Район үзәк сырхауханәсе секретаре Илсөяр Сөнгатуллинаны муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе, Пләтәни фельдшер-акушерлык пункты мөдире Галина Ту­рованы, район үзәк сыр­хауханәсенең терапия бүлегендә палата шәфкать туташы Ирина Титованы, психиатрия кабинеты шәфкать туташы Резедә Хәбибуллинаны Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр белән бү­ләкләде.

Район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедов тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында Хуҗа Хәсән фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зоя Матвеева, район үзәк сырхауханәсенең медицина статисты Әлфия Зиннәтулина, хирургия бүлеге санитаркасы Зөһрә Юлдашева, район үзәк сырхауханәсенең әйдәүче бухгалтеры Зөбәрҗәт Яруллина, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге шоферлары Ринат Нигъмәтуллин, Илсур Насыйбуллиннар бар иде.

Шул ук көнне ял паркында фельдшер-акушерлык пункт­лары фельдшерларының бәйгесе дә үтте. Һө­нәри осталыкта көч сынашучылар арасында Плә­тәни фельдшер-акушерлык пункты мөдире Галина Турова җиңүгә иреште. Икенче урынны Надеждинодан Оксана Шебалова яулады. Өченче урын район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ме­дицина ярдәме хезмәтенең өлкән фельдшеры Ранил Мингалиевка бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре Районыбыз медиклары һөнәри бәйрәмнәре

2
X