Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сез иң галим кеше икәнсез

Халыкара Укытучылар көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

- Хөрмәтле укытучылар, тәр­биячеләр, мәгариф өл­кәсендә эшләүче хезмәт­кәрләр, мәгариф ветераннары! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәх­сән үз исемемнән Халыкара укытучылар көне уңаеннан кайнар котлауларымны кабул итегез.

Укытучы - җир йө­зендәге иң игелекле, зур хөрмәткә лаек һөнәр. Сезнең тырышлыгыгыз бәрабәренә кешеләр бу катлаулы тормышта аң­лы-белемле булырга, төр­ле кыенлыклар һәм катлаулы сораулар алдында югалып калмаска, әти-әнине, туган җирне, гаиләне, сайлаган хезмәтен чын күңелдән яратырга өйрә­нәләр. Шу­ңа күрә дә хезмәтегез зур ихтирамга һәм игътибарга лаек. Балалар күңеленә салынган бәхет, шат­­лык орлыклары нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, йокысыз төннә­регез, алны-ялны белми куйган хезмәт көннәрегез белән яулана. Бүген сезнең укучыларыгыз кем генә булып хезмәт куймасын - министрмы ул, генералмы, инженермы, та­бибмы, иген кырларында эшләүче механизатормы яки өстәлләребезне майлы-сөтле итүче савымчымы - алар сезнең ярдәмегез белән үз хез­мәт­ләрен башкара һәм һәрвакыт укытучыларын зур хөрмәт белән ис­кә алалар.

Хөрмәтле мәгариф хез­мәткәрләре! Балаларыбыз, киләчәк буыныбыз аңлы, белемле, мәрхә­мәт­ле булсын өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хез­мә­тегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне бел­де­­рәм. Бәйрәм уңаеннан сез­гә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телим. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. Күңелегез һәрвакыт көр, хезмәт көннәрегез имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара Укытучылар көне