Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шахмат турнирында Мәме мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады

Узган атнаның шимбәсендә район үзәк мәдәният йортында гадәти булмаган җанлылык сизелеп торды. Чөнки биредә район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге мәктәпләрнең 9 класска кадәрге укучылары арасында шахмат буенча район беренчелегенә ярыш оештырды.

Әлеге бәйгедә унике мәктәптән командалар катнашты. Ярыш шартлары буенча һәр командада ике егет, ике кыз чыгыш ясады.

Борындык төп мәктәбенең 8 класс укучысы Константин Шленкин үзен оста шахматчы итеп танытты. Ул, барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итеп, турнир чемпионы булды. Икенче-өченче урыннарда - Кошман төп мәктәбе укучылары Илнур Әхмәтшин белән Ислам Сабиров. Кызлар арасында да ярыш кискен барды. Уен барышында Олы Урсак мәктәбеннән Гөлназ Закирова, Кече Мәме мәктәбеннән Азалия Хәйруллина, тигез очко туплап, икесе дә беренче урынны яулады. Өченче урынны Хуҗа Хәсән мәктәбеннән 5 класс укучысы Алена Перепелкина алды.

- Шахмат белән икенче ел шөгыльләнәм. Безнең мәктәптәге "Ак ладья" шахмат түгәрәген Елена Алексеева җитәкли. Ул безне шахмат уенының нечкәлекләренә өйрәтә. Узган ел да 9 класска кадәрге укучылар командалары арасында беренче урынны яулаган идек, быел да тырышлыгыбыз бушка китмәде. Район чемпионнары булып танылып, икенче ел рәттән күчмә кубокка лаек булдык, - диде 8 класс укучысы Азалия Хәйруллина.

- Район мәктәпләре укучылары арасында спортның бу төре белән күптән шөгыльләнүчеләр бар. Бездә түгәрәк икенче елын гына эшли әле, шулай да уңышларыбыз бар инде. Бу юлы егетләребез, көчле көндәшләргә юлыгып, уен башында ук төшеп калды. Димәк, алга таба ныграк әзерләнергә кирәк булачак. Ә менә кызлар яхшы чыгыш ясады, - дип әңгәмәгә кушылды Кече Мәме мәктәбенең шахмат буенча тренеры Елена Алексеева.

Командалар арасында икенче урынны Кошман мәктәбе укучылары яулады. Өченче урын Борындык командасына бирелде.

Шәхси беренчелектә җиңү яулаучылар, призлы урыннарга чыгучылар, командалар Мактау кәгазьләре, истәлекле медальләргә лаек булды. Җиңүче команда әзерләгәне өчен Елена Алексеевага һәм Кошман командасы тренеры Айрат Насретдиновка Мактау кәгазе тапшырылды. Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов аларга спортта яңадан-яңа җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шахмат турнирында Мәме мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады

2
X