Шаккаттырдылар!
… Концерт барышында арткы рәтләрдә "Ну, молодцы! Шаккаттыра белә башкарма комитет!" дигән сүзләр әледән-әле ишетелеп торды. Алгы рәтләрдә нинди хисләр хөкем сөргәнен әйтә алмыйм, чөнки, концертка билгеләнгән вакытына гына килүем сәбәпле, урын ишек төбендә генә калган иде. Зал шыгрым тулды. Соңарып килүчеләр ишек төбеннән ары уза алмады.
Пәрдә ачылуга сәхнәгә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыкты. 2012 елда башкарылган эшләр, ел йомгаклары турында ул коры саннар белән түгел, шигъри юлларга салып, фотосурәтләрдән күрсәтеп сөйләде. Бүлек җитәкчеләре, башкарма комитет хезмәткәрләре башкарган такмаклардан аңлашылганча, район башлыгының кабул итү бүлмәсенә Яңа ел алдыннан концерт кую хакында сөйләшү өчен җыелулары икән. Янәсе, ел ахыры - хисап бирү чорында нинди концерт ди ул тагын?! Башкарма комитетның гүзәл затлары җырларга да, биергә дә, нәфис сүзгә дә оста булуларын әллә ничә тапкыр раслады ул көнне. Замана Әлмәндәре турындагы театральләштерелгән тамашадан көлә-көлә, зал арып бетте. Баксаң, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров башкаруындагы ил карты хәзер табутлар ясау буенча бизнес ачып җибәргән икән. Кәрәзле телефоннан да оста файдаланучы, әче бал урынына коньякка өстенлек бирүче, бизнесын хутка җибәрү өчен реклама белән шөгыльләнүче ЧП "Әлмәндәр" бу юлы да Әҗәлетдинне (Айдар Баһавиев) бик оста алдап качты. Оныгы Илсурның, әйбер урлап, тотылып, бабасыннан 20 мең сум акча сорап килүен, улы Искәндәр (Рафис Ильясов) белән килене Өммиянең (Рушания Лотфуллина) кредит, ипотека, ссуда түләргә акчасы юклыгын белгәч, Әҗәл үзе дә Әлмәндәрне кызганды. "Әлмәндәр, болар бит синсез, синең пенсиясез яши алмый: бүген сине алып китсәм, иртәгә өчесе артыннан яңадан кайтырга туры киләчәк!" - дип, карар чыгарды ул. Хәзерге тормышның кырыс чынбарлыгын тасвирлаган күренешләр җыр-бию белән үрелеп барды. Асыл ир-егетләрнең, гүзәл хатын-кызларның хор белән башкарган җырлары моңга сусаган күңелләргә бәйрәм рухы өстәде. Рафия Гайнуллина, Фәридә Абзалова, Гатия Журавлева, Рамилә Әбләзова, Фәннур Зиннуров башкаруындагы җырларны да яратып тыңладык. Әмма иң шаккаттырганы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның җырлавы булды, дисәм, ялгышмам. Булдыклы җитәкчебез сәнгатькә гашыйк кеше генә түгел, үзе дә сәнгать кешесе икән лә! Кечкенә кызчыгы әтисенә чәчәкләрне сәхнәгә үк алып менде. Башкарма комитетның яшь белгечләре башкаруындагы Яңа ел биюе күңелләрне җилкетте.
Ике сәгатькә якын дәвам иткән концерт тиз бетеп китте - җитми дә калды. Ел саен яңалык уйлап табучы, мөгез чыгарып, халыкны шаккаттыручы үзебезнең артистларның чыгышын Кыш бабай белән Кар кызы да кызыксынып карады, зур рәхмәтләр әйтеп киттеләр. Менә шулай кирәк ул - эштә дә сынатмаска, күңелле итеп ял да итә белергә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев