Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шатлык илендә

Кече Мәме урта гомумбелем бирү мәктәбендә оештырылган җәйге лагерь "Шатлык шәһәрчеге" дип аталды. Мәктәпнең 20 укучысы җәйге каникулын шушы шәһәрчектә ял итүдән башлап җибәрде.

4 июньдә ачылган лагерьда алар 23 июньгә кадәр ял итте. Сагынып искә алырлык көннәр күп булды биредә. Лагерьның һәр көне нинди дә булса темага багышланган иде. Сәнгать фестивале кө­нен­дә балалар үзләренең җырга-моңга, биюгә осталыкларын күрсәтте. Караокега да кушылып җырладылар. Бу көнне сәнгатьнең тагын бер тө­ре - рәсем ясау бәйгесе дә булды. Укучылар акбур белән асфальтка төр­ле рәсемнәр ясады. "Спортландия иленә сәя­хәт" көнендә спорт ярышларында җитезлектә көч сынаштылар. Биредә балаларда спортка мәхәб­бәт кече яшьтән үк тәрбияләнә. Шуңа да алар район, республика күлә­мен­дә үткәрелгән ярышларда актив катнаша. "Робинзон эзләре буйлап" дип исем­ләнгән көндә укучылар табигать кочагында ял итте, үсемлек­ләр дөньясы белән белән танышты, соңыннан кырдан җыеп кайткан чәчәк­ләрдән күр­гәзмә оештырдылар. Күр­гәнегезчә, лагерь программасы укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга юнәл­дерелгән.

Кече Мәмедәге кебек лагерьлар районның башка мәктәпләрендә дә эшләде. Район буенча мәктәп яны лагерьларында 405 бала ял итте. Аларның йөздән артыгы хезмәт һәм ял лагерена йөрде. Бүгенге көндә "Васильевский" стационар лагеренда утыз, Апас районындагы "Свияга"да ун бала сәламәтлеген ныгыта. Стационар лагерьларда ял итәргә теләк белдерүчеләр өчен дә сайлап алу мөмкинлеге бар. Аз керемле, күп­ба­лалы гаиләләрдә тәр­бияләнүче 122 балага ТР Хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша юлламалар бирелә. Шундый гаиләләрдән 49 бала "Свияга"да ял итеп кайтты инде. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы ун бала Лаеш районындагы "Звездный" лагерена барды. Балаларны җәйге сәламәтләндерү программасы 700 дән артык баланы колачлый.

Ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып барырга теләүчеләргә дә юл ачык. Район мәшгульлек үзәге аша июнь аенда 18 яшькә кадәрге 25 укучы эшкә урнаштырылды. Ялларыгыз күңелле һәм файдалы, хәвеф-хәтәрсез үт­сен, кадерле балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме урта гомумбелем бирү мәктәбе

2
X