ШӘФКАТЬЛЕЛЕК БИЗИ КЕШЕНЕ
Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш. Утыз Имәнинең инде әллә кайчан язып калдырган бу сүзләре бүгенге көнгә дә аваздаш.
Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган "Ел хәйриячесе-2013" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында да хәйриячелекнең тамыры еракларга барып тоташуы турындагы фикерләр еш яңгырады. "Яңарыш" фонды попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев, 2007 елның хакимият дәрәҗәсендә Хәйриячелек елы дип игълан ителүен тагын бер кат исебезгә төшереп, изге эшләребезнең алга таба да дәвамлы булачагына ышанычын белдерде. Әйе, күңел байлыгы кесә калынлыгы белән бәяләнми. Кемгәдер яхшылык эшләсәң, ул сиңа меңе белән кире әйләнеп кайта, шул исәптән тормыш тәҗрибәсе һәм акыл булып та. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов залда утыручы хәйриячеләргә рәхмәт белән сугарылган мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде. Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән берлектә Кайбыч хәйриячеләре дә катнашты. Бәрлебашы авылында яшәүче Галия апа белән Мөнир Салаватовлар үз гаиләләренә чит балаларны сыендырган изге йөрәкле кешеләр.
- Бүгенге очрашуга безне дә чакырулары өчен зур рәхмәт. Үз балаларыбыз булмагач, әнә шулай ятимнәрне алып тәрбияләргә булдык. Инде оныкларыбыз да бар, өебездә бала тавышы тынып торганы юк, - ди Галия апа.
Үзләре бу хакта сөйләргә яратмый, ятимнәр үстерү - алар өчен гайре табигый хәл түгел, йөрәк кушуы буенча эшлиләр. Салаватовлар республика буенча ел хәйриячеләре булып танылды, Президент Рөстәм Миңнеханов кул куйган диплом белән дә бүләкләнделәр. Зур Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннатуллинның спонспорлык ярдәме турында без гел язып торабыз. Тантанада катнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Абитова изге күңелле кешеләр белән һәрдаим очрашып торуларын әйтте, чөнки хәйриячеләр - аларда еш кунак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев