Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шигъри дөньяга сәяхәт

Хәкимҗан Халиковның шигырьләре кәнфит кебек баллы, алма кебек тәмле, укыган саен укыйсы гына килеп тора үзләрен. Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да аның иҗатын бик яраталар икән.

Кичә район китапханәсе хезмәткәрләре бакчада "Сабый җанлы абый" дигән шигырь кичәсе үткәрде. Китапханәчеләр әдипнең балачагы, тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, шигъри башваткычлары, табышмакларына нәниләр белән бергәләп җавап эзләделәр. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар. Балаларның якын дусты, язучы, шагыйрь, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Х.Халиковка 16 гыйнварда 80 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат булды. Педагогия училищесын тәмамлап, "Ялкын" журналы, "Яшь ленинчы" газеталарында эшләгән шагыйрь балаларның психологиясен нечкә тоемлый, мәрхәмәтле, шәфкатьле, тәрбияле булырга, табигатьне, дөньяны яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Миләшкәй” балалар бакчасы