Шикәр чөгендере – татлы чимал
Авыл хуҗалыгында шикәр чөгендере табышлы культуралардан санала. Район кырларында татлы тамыр 3843 гектар мәйданда игелә.
"Гөбенә" чөгендер игүчеләре узган якшәмбедә әлеге культураны алуга кереште. Агрофирма директоры Юрий Осипов билгеләвенчә, биредә шикәр чөгендере 1000 гектар мәйданда чәчелгән. Без килгәндә "Ак Барс" Холдинг компаниясенең Каратун базасыннан килгән биш "Ropa" чөгендер алу комбайны һәм машиналарга чөгендер төяү агрегаты Мәлки филиалына караган Кыр Буасы кырында эшли иде. Бункерына 24 тонна шикәр чөгендере сыйдырышлы комбайннар басуда җитез җилдерә. Тимер атларның һәрберсе сменасына 15-20 гектар мәйданда чөгендер алырга сәләтле. Әйтик, 13 августта алар 17шәр гектар мәйданда чөгендер алган. Барлыгы 103 гектарда эш башкарылган инде, 2781 тонна шикәр чөгендере гуртларга өеп куелган. Һәр гектардан уртача 270 центнер уңыш алына.
- Эшне башладык башлавын, тик авырлыклар да юк түгел. Буа шикәр заводы әлегә тулы куәтенә эшләми, машиналарны иртәнге 6 дан кичке 18 сәгатькә кадәр генә кабул итәләр. Чөгендер ташуда җиде "КамАЗ" тагылма арба белән һәр рейска 20 шәр тонна татлы тамыр алып бара. Алар әлегә сменага бер, ике рейс ясый. Шикәр заводы транспорт бүлеп бирергә тиеш иде, әлегә алар күренми. Чөгендер эсседә яткач, сыйфаты югала бит. Транспорт белән тәэмин итүне хәл итәсе бар әле, - диде Юрий Георгиевич.
Бу кырда эшне төгәлләгәч, комбайннарны Чүти, Хуҗа Хәсән, Турминское басулары көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев