Шәһәр халкын шатландырдылар
Шәһәр халкын авыл хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итү максатындагы ярминкәләрдә Кайбыч товар җитештерүчеләре дә елның-елына актив катнаша. Безнең якта уңган халык яши: терлеген дә асрый, иген, җиләк-җимешен дә мул үстерә. Шуңа да башкалар белән бүлешерлек ите дә, сөте дә, яшелчәсе, терлек азыгы, балы да бар.
Узган атнаның шимбәсендә Кайбыч хезмәтчәннәре, 28 машинага товар төяп, иртә таңнан кабат Казанга ярминкәгә китте. Бу көнне, Закиров исемендәге җәмгыятьтән кала, барлык хуҗалыклар, Кошман, Мөрәле, Кече Мәме авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр Казан халкына ит-сөт, бәрәңге, ашлык, бал, яшелчәләр тәкъдим итте. Кайбыч муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, безнең җирлектә үстерелгән товарларны алар, рәхмәтләр әйтә-әйтә, мактый-мактый сатып алган. Хәтта чиратлар да барлыкка килгән. Бәяләр чагыштырмача арзан: сөтнең литрын 18 сумнан, итнең килограммын - 220, бәрәңгенең килосын 9 сумнан сатканнар. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Кайбыч, Югары Ослан, Мамадыш районнары сәүдә иткән Яңа Савин районы ярминкә мәйданында булып, сатучылар, халык белән аралашкан.
- Бу көнне узган ярминкәдә барлыгы бер миллион 850 мең сумлык продукция сатылды. Товарның уңышлы сатылуы җитештерүчеләр өчен, әлбәттә, сөенеч, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм сыйфат буенча бүлек начальнигы Илфат Шәрәфиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев