Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шүширмәдә спонсор балаларга бүләкләр таратты

Шүширмә клубында башлангыч мәктәп укучылары, авыл балалары өчен Чыршы бәйрәме узды.

Балалар чыршы тирәли җырлап әйләнде, биеде, уйнады, лотерея билетына призлар отты. Башлангыч мәктәп мөдире Гөлназ Җәмилова, укытучы Зөлфия Мөхәммәтҗанова, клуб мөдире Зөлфирә Закирова укучылар өчен бәйрәмне күңелле оештырган.

- Безнең мәктәптә алты укучы белем ала. Икенче чирекне Алинә Ибраһимова гел "5"ле, Камилә Хәмидуллина һәм Лия Тимершина "4" һәм "5" билгеләренә тәмамлады, калган укучылар да сынатмый,- диде Гөлназ Җәмилова Кыш бабайга.

Борындык төп мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев бәйрәмгә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Авылдашлары Илдус Ганиев быел да буш кул белән килмәгән, һәр балага баллы күчтәнәчләр таратты. Рамил Гарәфиев уку алдынгыларына, активистларга мактау кәгазьләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шүширмәдә спонсор балаларга бүләкләр таратты