Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шүширмәдә яшәүче Бикбовлар гаиләсе туган җирне яратуын эш белән раслый

Бу якшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бөтен эшне җайга салгач - кырларда иртә яздан башлап кадерләп үстергән уңышны җыеп алып амбарларга урнаштыргач, терлекләргә кыш чыгарга җитәрлек азык туплагач, уҗым культураларын җир куенына иңдергәч, басуларны тиешенчә эшкәрткәч үткәрелә торган бу бәйрәм беренче карашка башка һөнәр ияләренә кагылмый кебек тоелса да, бу алай түгел. Кем генә булмасын, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, адәм баласы икмәктән башка тора алмый. Димәк, без барыбыз да, ел әйләнәсе алны-ялны белми кырларда, фермаларда хезмәт куеп, табыннарыбызны көндәлек кирәкле ризыклар белән тәэмин итүчеләргә - игенчеләргә, терлекчеләргә, сыер савучыларга рәхмәтле булырга тиешлегебезне онытмыйк. Колхозчының ялы да юк, кар дими, буран дими эштә ул, авылны яратуын эш белән, көндәлек тырыш хезмәте белән раслый.

Шүширмәдә яшәүче Сатирә апа Бикбова да - шундый фидакарьләрнең берсе. Авыл мәктәбенең җиде классын тәмамлагач, фермага сыер савырга керә ул. Аннан, берничә ел тавык карый да, янәдән сыер савырга күчә. Лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәттә була. Ул чакта фермалардагы хезмәтнең авырлыгын хәзер күз алдына гына китерергә мөмкин. Бөтен эш - тәүлеккә өч мәртәбә группадагы уникешәр баш сыерны саву, ашату-эчертү, астын җыю - барысы да кул белән башкарыла. Авыр-авыр сөт бидоннарын күтәрү-төшерүне әйткән дә юк. Яшь булса да, Сатирә апа, тәҗрибә туплаган савымчылардан калышмыйча, барсына да өлгерә. Тырышлыгын бәяләп, хөкүмәт "Хезмәт ветераны" һәм "Атказанган терлекче" исемнәре белән бүләкли. Ире Мулланур белән кыз һәм ике ир-егет тәрбияләп үстерәләр. Уллары икесе дә шушы авылда төпләнеп гомер итәләр. Сатирә әби улы Рәмис, килене Фирая һәм оныклары белән яши. Фирая - күрше Яшел Үзән районыныкы. Шүширмәгә килен булып төшкәннән бирле сыер савуда. Хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучыларыннан берсе ул, шулай ук "Атказанган терлекче" исеменә лаек булган. Гаилә башлыгы Рәмис - "Яңа юл" хуҗалыгының тырыш механизаторларыннан берсе, "МТЗ-1221" тракторында эшли. Апрельдә кар эреп беткәннән алып, икенче кар яуганчыга кадәр кырдан кайтып керми ул. Язын себерке тагып чыгып китә дә, аннан эш бер-берсенә ялганып кына бара - сабан культураларын чәчә, җәй көне печән пресслый, аннары җир эшкәртү башлана. Хәзерге вакытта Рәмис хуҗалык кырларында җир сукалый.

Сатирә әбинең икенче улы Фәнис тә - шушы хуҗалыкның тырыш механизаторы. Тракторда да, комбайнда да эшли. Хәзерге вакытта үлән чаптыра дип әйттеләр. Хатыны Ания белән кыз һәм малай үстерәләр.

Фирая һәм Рәмис Бикбовлар авылның үзәк урамында зур төзек йортта гомер итә. Колхоз эшендә дә алдынгылар, абзар тутырып мал-туар асрыйлар, күңелле итеп ял итәргә дә җай табалар. Уллары һәм кызлары Раил белән Раилә дә үзләре кебек, эшне батырып эшли торганнар. Авылны менә шушындый тырыш кешеләр яшәтә дә инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев