Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйлар
2004 елдан бирле үткәрелүче "Милләтләр кроссы" Гомумроссия спорт бәйрәме быел да Россиянең барлык төбәкләрендәге шәһәр, авылларында оешкан төстә үтте.
Узган шимбәдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркы олысын-кечесен "Милләтләр кроссы" массакүләм йөгерү ярышына җыйды. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган берәү дә бу чарадан читтә калмады. Һәр елдагыча ярышта катнашучыларның төп өлешен Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары тәшкил итте. Өстән явып торган яңгыр да спортчыларның кәефен төшермәде. Бәйгене башлангыч класс укучылары башлап җибәрде. Малайлар арасында Рәсим Ильясов, Артем Николаев, Илнур Хәкимов, кызлардан Рузалия Сәгадиева, Адилә Сибгатуллина, Рузалия Хәмидуллина үзләрен спорт яратучы укучылар итеп күрсәттеләр. 5-8 класста укучылар арасында Ильмир Галиуллин, Салават Гыйльмуллин, Линар Сафин, Ландыш Сибгатуллина, Адилә Булатова, Ксенья Гавриловага тиңнәр булмады. 9-11 класслардан Рамил Сафин, Наил Гарәфетдинов, Илфат Өметбаев, Эльвира Галәвова, Айгөл Низаметдинова, Людмила Пашанина иң җитезләре иде.
Оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре арасында да ярыш кискен барды. Шулай да Алексей Горшков, Рафаэль Нигъмәтуллин, Радик Мингалиев финиш сызыгын беренчеләрдән булып үтте. Хатын-кызлардан Ландыш Фәйзуллина белән Зөлфия Абзалова беренче-икенче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә, призлы урыннар яулаучыларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев