Солдат сугышны сайлап алмый
Интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәгән ир- егетләрне бергә җыеп, совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгару көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Узган шимбәдә Мәлки күп функцияле үзәгендә әфганчылар кабат бергә очрашты.
Узган елларда мондый очрашу өч зонада уза иде, шуңа да бер районда яшәүче солдатлар бер-берсе белән сирәгрәк күрешә иде. Быел бергә җыелдылар, өстәвенә, Мәлки авылында туып-үсеп, әфган сугышында чәчәктәй яшь гомере өзелгән батыр йөрәкле егет Валерий Волков истәлегенә авыл җирлекләре командалары арасында милли көрәш буенча турнир да үткәрелде.
Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әфганчыларга мөрәҗәгать итте:
- Хөрмәтле якташларым! Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 24 ел вакыт узуга да карамастан, әлеге канкойгыч сугыш китергән кайгы онытылмый. Бу сугышта районыбыздан 72 егет катнашкан, шуларның 21е Хөкүмәтебез бүләкләренә лаек булган. Солдат сугышны сайлап алмый, ул Ватан алдындагы бурычын үти. Мәлкидән Валерий Волков, Зур Тәрбиттән Владимир Драндров, Кошманнан Мансур Миңнуллин, Борындыктан Рамил Мөхәммәтҗановлар әнә шул бурычны үтәгәндә һәлак булган. Аларның исеме - мәңгелек.
Каһарман егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларның истәлеге итеп, әти-әниләренә, туганнарына бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне туган көнен билгеләп узучы әфганчы, район үзәк сырхауханәсе хирургы Алексей Русовка да бүләк тапшырдылар.
Әле дә улы Валерийны сагынып өзгәләнүче Анастасия Волкованың теләге барлык аналарның теләгенә аваздаш: сугыш уты бүтән беркайчан кабынмасын, аналарның күз яше таммасын. Ул аеруча дулкынлана, чөнки бүген улының якты истәлегенә милли көрәш буенча турнир да үткәреләчәк бит.
Тантанага җыелучылар алдында Мәлки төп мәктәбе укучылары чыгыш ясаганнан соң, әфганчыларны Апас районы әфганчы-интернационалистлар берлеге рәисе Фәнис Зәйнуллин бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
- Безгә, автобатта хезмәт итүче егетләргә, Әфганстан җирендә совет гаскәрләре карамагында булган барлык юлларны үтәргә туры килде. Тау араларындагы бормалы юлларда һәр борылышта диярлек безне үлем сагалый иде. Әле анда, әле монда дошманнар засада оештырды. Шундый засадаларның берсендә иң якын дустым, Төмән шәһәреннән Валерий Жиряковны югалттым, - дип искә ала ул елларны Олы Кайбычта яшәүче Фидаил Сибгатуллин.
Тантананың иганәчесе - "Гөбенә" агрофирмасы әзерләгән чәй табыны артында алар сугышчан дусларын искә төшерде, хатирәләрен күңелләрендә яңартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев