Солдатка китә егетләр
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең булачак солдатлары - көзге чакырылышта армиягә алыначак егетләр белән очрашу чын гаилә бәйрәменә әйләнде.
Әлеге очрашу җылы шартларда узды, анда бернинди дә рәсмилек юк иде. Чыгыш ясаучылар - муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Каюмов теләкләрен ачыктан-ачык җиткерде: армиядә хезмәт итү җиңел түгел, авырлыклар булачак, әмма барысы да егетләрнең хезмәт итәргә нинди кәеф белән китүенә бәйле. Шуңа күрә дә очрашуның беренче мизгелләрендә үк алар белән эшлекле сөйләшү алып барылды, Ватанга хезмәт итүнең һәр егетнең изге бурычы икәнлеге әйтелде. Тиздән армиягә китәчәк Руслан Муллин, Наил Гайсин, Антон Калеев, Владимир Чекмарев, Илдар Әхмәтҗанов, Руслан Вәлиев һәм башкалар (көзге чакырылышта 29 егет солдатка китәргә тиеш) әлегә кайда һәм кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәчәкләрен белми. Әмма аларның армиягә бару һәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайту хисе көчле икәнлеге әллә каян сизелә.
- Узган еллардагы традицияләрне дәвам итеп, без сезне бирегә ата-аналарыгыз белән бергә җыйдык, авыл җирлекләре башлыкларын да чакырдык. Нәкъ менә алар аша сезнең ничек хезмәт итүегез белән кызыксынып торачакбыз. Кайбыч егетләре армиядә сынатмады, алар турында гел яхшы фикерләр генә ишетеп тордык, командирларыннан ата-аналарына Рәхмәт хатлары еш килде. Сез дә шулай булырсыз дип ышанам, - диде район башлыгы. - Хезмәт итү вакыты бер генә ел, унике ай тиз узып китәр, шуңа да хәрби һәм физик әзерлегегезне ныгыту өчен аның һәр көнен нәтиҗәле файдаланып калырга тырышыгыз. Бу сезгә тыныч тормышта киләчәктә нык ярдәм итәчәк. Туган якларга әйләнеп кайтыгыз, безгә яшьләр бик кирәк.
- Армия ирләрне кече Ватаннарын яратырга, ата-аналарын хөрмәтләргә өйрәтә, ныклыкта сыный, - диде үз чыгышында Гайнетдин Каюмов. - Без 6-7 ел хезмәт иттек, ә хәзер аны бер генә елга калдырдылар. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торырга мөмкинлекләр дә бар. Хезмәт итүчеләргә кәрәзле телефоннар да бирелә. Ә безнең вакытта хатлар айлар буена йөри иде. Армия - тынгысыз хезмәт, тәртип, Уставка буйсыну ул. Сезне хәрби хезмәткә яраклы дип тапканнар икән, моңа шатланырга гына кирәк. Чөнки дөнья белән танышасыз, кешеләрне танырга, дуслык белән тугрылыкны бәяләргә өйрәнәсез. Барыгызга да уңышлар телим.
Булачак солдатлар алдында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм район мәдәният йортының сәнгать осталары концерт куйды. Армиягә китәчәк егетләр һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм табыны да әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев