Спорт җитезлекне ярата
Әбиләр чуагының икенче көнендә, ягъни узган шимбәдә, район мәктәпләренең спорт сөюче укучылары Иске Тәрбит мәктәбенә җыелды.
Спорт киемнәрендәге яшь спортчылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды бу көн. Төрле мәктәпләрдән булсалар да, бер-берсен танып беләләр, районда үткәрелгән ярышларда даими катнашып, дуслашып беткәннәр инде алар. Ә Иске Тәрбиткә район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге, мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган 2012-2013 еллардагы спорт сезонын ачуга багышланган спартакиадага килделәр. Яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны спортка тарту, иң көчле командаларны, спортчыларны ачыклау максатында үткәрелгән спартакиадада 5-9 класс укучылары катнашты.
Мәктәп стадионында укучылар ярышларга әзерләнгән арада яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов физкультура укытучылары белән әңгәмә үткәрде, бу уку елында район, республика күләмендә узачак ярышлар планы белән таныштырды.
Спартакиаданы ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, спортның ныклы ихтыяр көче тәрбияләвенә басым ясап, алга таба да спорт белән дус булып калуларын теләде. Юрий Валтерович укучыларны яңа спорт сезоны ачылу белән котлады һәм ярыш шартларын әйтеп узды. Узган елгы спартакиадада гаилә командалары арасында беренче урынны яулаган Федоровское авылыннан Григорьевларга кубок, диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ә ярыш флагын Татарстан Республикасы гимны яңгыравы астында былтыргы спартакиада җиңүчеләре - Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы һәм, быелгы ярыш хуҗалары буларак, Иске Тәрбит мәктәбе командасы укучылары күтәрде.
Ярыш 100 метр арага йөгерүдән башланып китте.
Кызлар арасында бу дистансияне үтәр өчен Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Татьяна Макаровага нибары 13,74 секунд вакыт кирәк булды. Олы Кайбыч, Ульянково кызлары Адилә Гыйбадуллина, Светлана Суганова финиш сызыгын икенче-өченче булып үттеләр.
Егетләрдән бу араны Федоровскоедан Илмас Гыйсмәтуллин 11,98 секунд эчендә узды. Мәлкидән Антон Галкин, Борындыктан Рәзиф Хәйруллин икенче-өченче урыннарда. Чаңгы, җиңел атлетика, туризм ярышларында да гел җиңүләр яулаучы Зур Урсак кызы Язилә Сираева 500 метрга йөгерүдә иң җитезе булды. Чүтидән Диана Смирнова, Олы Кайбычтан Ландыш Сибгатуллина аннан азга гына калышты.
Бер чакырым арага йөгергән егетләр арасында Чүти мәктәбеннән Борис Федоровка тиңнәр табылмады. Ул бу араны 3 минут 11,47 секунд эчендә үтә алды. Икенче урынны Иске Тәрбиттән Евгений Кузнецов яуласа, өченче урында Федоровскоедан Вадим Моисеев.
Озынлыкка сикерүдә Мәлкидән Алина Иванова җиңү яулады. Кошманнан Ләйсән Хәйретдинова, Хуҗа Хәсәннән Татьяна Макарова икенче-өченче урыннарда. Спортның бу төрендә Борындыктан Рәзиф Хәйруллин, 4 метр 95 сантиметр арага сикереп, беренче урынны яулады. 4 метр 30 сантиметр күрсәткеч белән Мәлкидән Антон Галкин, Колаңгыдан Владислав Анисимов икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Катнаш эстафета ярышларында һәр командадан ике егет, ике кыз чыгыш ясады. Шулай да составында Илмас Гыйсмәтуллин, Марсель Зарипов, Кристина Дунаева һәм Екатерина Улитина булган Федоровское командасы барыннан да җитезрәк булып чыкты. Икенче урынны кайбычлылар алса, өченче урында - Чүти укучылары.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга чыккан Чүти мәктәбе күчмә кубокка ия булды. Федоровское, Мәлки командалары икенче-өченче урыннарда. Ярышларда призлы урыннарны яулаучы укучыларга, командаларга дипломнар, медальләр тапшырылды.
Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин һәр мәктәпкә алтышар баскетбол тубы, Юрий Михайлов бадминтоннар таратты. Спартакиада салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев