Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Стадион төзелешендә катнашучы районнар арасында Кайбыч башкаладан гына калыша

Быел июль аенда Казанда узачак XXVII Җәйге Универсиаданың төп спорт корылмасы булачак футбол стадионы ай үсәсен атна үсә, атна үсәсен көн үсә. Ерактан караганда ул кырмыска оясыннан ким түгел - төзелеш туктаусыз кайный. Кайбыч бригадасын җитәкләүче район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтовның...

Каршы алучы булмагач, төзелеш объекты буйлап Кайбыч бригадасын эзли киттем. Керү юлындагы сак хезмәткәрләре якташларымны алтынчы сектордан, ягъни, керү юлын­нан сул якта эзләргә киңәш итте. Мин килгәндә бригаданың бер өлеше стадион тирәсендә брусчатка җәю белән мәшгуль иде. Җитәкчеләре Фир­дүс Әхмәтов биредә 20 февральдән бирле эшли икән.

- Тиздән төзелештә эшли һәм яши башлавыма ике ай тула, - дип шаяртып алды да, тизрәк эш мәсьәләсенә күчте ул. - 1200 квадрат метр мәйданга брусчатка җәю бурычы куелды, бу эш башкарылды инде. Без килеп эшкә керешкәндә биредә чүп-чар өеме иде, аны җыештырып, җәе­ләчәк брусчатка астына бетон плитәләр урнаштырдык, - дип искә алды.

Безнекеләрнең уң ягында күрше Буа, Алабуга районнары, сулда Кама Тамагы, Тәтеш, Ютазы төзүчеләре шундый ук эш башкара.

Стадион чын мәгъ­нәсендә республика халкының байлыгы дип аталырга хаклыдыр, чөнки аның төзелешенә районның төрле өлкәләрендә эшләүчеләр үз өлешләрен кертте инде. Фирдүс Әх­мәтов үзе, Кайбыч муниципаль районының вәкиле буларак, көн саен иртән нәрәткә килеп өлгерергә бурычлы икән. Нәрәттә кем күпме эш башкаруы, алга таба эш планы анализлана.

Әлеге бригададан тыш, стадионның эчендә Рамил Нуруллин һәм Владимир Батрасов җитәкчелегендә ташчылар һәм штукатурлаучылар бригадалары эшли. Кызганыч, заказчиклар белән эшләре килеп чыгу сәбәпле, алар белән очраша алмадык. Югыйсә, төньяк трибунаның икенче секторында эшләүче якташларыбызны күрергә теләгебез юк түгел иде. Рамил Нуруллин телефон элемтәсе аша биредә эшнең төгәлләнү алдында булуын, шул сәбәпле, бригадада эшчеләр санының да киметелүен әйтте.

Районнарның төзелешкә керткән өлеше махсус система буенча бәяләнә. Кайбыч төзүчеләре, башкалабыз Казаннан гына калышып, муниципаль берәмлекләр арасында беренчелекне бирми. 14 апрель көнне Универсиада объектлары белән танышу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төзелештә катнашкан районнар спорт мәйданнары белән бүләкләнәчәк: "Төзелешкә районнарны да тарту дөрес фикер булды. Һичшиксез, стадионда зур объект төзелешенә өлеш кертүчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүче истәлек урыны булдырачакбыз", - дип белдерде ул, һәм эшне тагын да кызулатырга кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч башкаладан гына калыша Универсиада стадионы

2
X