Сөтлебикәләрнең бикәләре
Авыл иртәсе... Кояш әле яңа беленеп килә. Тынлыкны ара-тирә әтәч кычкыруы гына боза. Шыгырдап капка ачылганы ишетелә, аннан берәү чыгып, җил-җил атлап, фермага юл ала. Терлекчеләр, савымчыларның һәр иртәсе әнә шулай башлана. Ялсыз, бәйрәмсез эшлиләр, чөнки малкайлар үзләре турында тиешенчә кайгырткан терлекчеләрне генә мул продукция белән бүләкли. Кошман китапханәсендә узган...
Таныш савымчы апалар ишектән күренүне сөтлебикәләр мөгрәп каршы ала, "вакытлы килдең, көтәбез" дигәндәй, үз урынына басып, сава башлаганны көтәләр. Баксаң, лаеклы ялдагы апалар әнә шул 20шәр сыерны көнгә өч тапкыр кул белән сауган заманнарны бик сагына икән! 1960-70 нче елларда мәктәп эскәмиясеннән, 15-17 яшьтән сыер савучы булып эшкә килгән кызлар малларга азык салу, асларын чистарту, сыер саву, сөтне цехка илтү, капчык-капчык фураж ташу, салам кертү кебек эшләрне кул көче белән үзләре башкарган. Яшь булсалар да, үтә тырыш, җитез, максатчан булулары эшне тиз үзләштерергә мөмкинлек биргән, тәҗрибәле остазлары ярдәмгә килгән.
Таләпчән җитәкче - уңышның нигезе
21 ел ферма мөдире булып эшләгән, терлекчелек өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен "Атказанган колхозчы" исеме бирелгән Назирә апа Камалиеваны бүген дә таләпчән, әмма гадел җитәкче буларак искә алалар. "Назирә апа мөдир дә, фуражир да, учетчик та, бухгалтер да иде ул елларда. Үзе дә тырышып эшләде, бездән дә шуны таләп итә иде," - диләр элекке савымчылар. Күпләре остазлары Сайнәт Сагунованы сагынып сөйли. Китапханәче Гөлия Сафиуллина һәркайсының хезмәт биографиясенә тукталганда, шул елларга яңадан кайтып килгәндәй булдылар. Мәктәпне тәмамлагач ук эшкә килеп, 41 ел һәр таңда ферма юлын таптаган, биш бала табып, бер генә ай да өйдә утырмаган Рәхимә Гарипова мактаулы хезмәте өчен күпсанлы бүләкләр, исемнәр яулаган. Хәер, андый исемнәр аларның һәрберсендә бихисап. Хезмәтенең нечкәлекләрен өйрәтүче остазы дип Равилә Мотыйгуллинаны саный Рәхимә апа. "Кышкы карлы юлдан, авылның икенче башыннан беренче булып сукмак сала иде Равилә апа", - диләр аның турында. Ул фермага 1964 елның көзендә, 16 яшендә килеп, остазы Мөнәвәрә апа Насретдинова белән эшли башлаган. 1968 елда мәктәпне тәмамлагач савымчы булып фермага килгән Гүзәлия Гарифуллина төрле елларда бозаулар, сарыклар да караган, басуда да эшләгән, ындыр табагында да хезмәт иткән, ә аның сыер саву стажы 14 елга җитә. Гөлфания Хәялиеваның да хезмәт юлы хезмәттәшенекенә охшаш, сыер савудан кала башка колхоз эшләрендә дә гел алдынгы булган ул. Яшьтәшләре кебек үк, 15 яшеннән ферма ишеген ачып кергән Мөслимә Җәләлиева сөтчелеккә 31 ел гомерен багышлаган. Әнисенең һөнәрен дәвам иткән, исеме мактау тактасыннан төшмәгән җиде бала анасы сабыйларын үстергәндә дә яраткан хезмәтеннән аерылмаган.
22 ел хезмәт стажына ия Гөлфинә Саттарова - үзен белән башлаганнан бирле фермада. Балачакта әти-әнисенә ияреп эшкә йөри, 1962 елдан мөстәкыйль рәвештә савымчы һөнәренә керешкән. Гомерен терлекчелеккә багышлаган Сәлимә Хәмидуллинаның хезмәт стажы утыз елдан артып китә, мәктәпне тәмамалагач, ындыр табагында эшләп йөргән тырыш кызны да беренче ферма мөдире Назирә апа күреп алган. Алдынгы савымчыны нәтиҗәле хезмәте өчен Казанга съезд делегаты итеп тә сайлыйлар әле. Заманы өчен югары дәрәҗә!
Уен-көлкегә дә вакыт табыла
Халидә Кадыйрованың хезмәт юлы 1970 елның мартында башланган. Яшьлегеннән үк салынган таныш сукмактан, беренче әтәчләр белән уянып, 37 ел эшкә йөргән савымчы әле бүген дә эшләр иде, сөтлебикәләренең телен аңлаган хезмәт ветераны тикмәгә генә өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнмәгән шул! Тумышы белән Мөрәле кызы Роза Ногманова туган авылы фермасында сыер сауганнан соң, Кошманга килен булып килгәч тә, шул эшен дәвам итә. 1989 елдан башлап, алар Равилә Мотыйгуллина белән бер төркемдә эшли, үзләре карамагындагы 51 сыерның һәркайсыннан 2321 килограмм сөт сауган чорлары була. Рузания Хәйретдинова исә, лаеклы ялга бухгалтер буларак китсә дә, аңарчы 12 ел савымчы булып эшләгән. Лира Шәйхетдинованың савымчы стажы - ун ел, аннары да, хат ташучы, колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән дәвердә һәрчак алдынгылар рәтендә була.
Чая, тиктормас, тынгысыз йөрәкле Гүзәлия Хәйдәрованың шуклыкларын әле дә оныта алмыйлар! Әле кесәгә бака я тычкан баласы салып, әле караңгыда битләрен корымга буяп, әле тагын берәр шуклык уйлап табып, үзе эшләгән 17 ел эчендә авыр хезмәткә үзгә бер ямь өсти ул. "Хәтеремдә, яшенләп, көчле яңгыр ява. Әйтәбез, чакырабыз - юк, Гүзәлиябез һаман "Былбыл" дигән сыерын сава, курыкмый да, без әйткәнне колагына да элми. Ул да түгел, яшен сыерга китереп сукмасынмы!" - дип искә ала, ул елларда савымчы булып эшләгән Мәдинә Фатыйхова. Аның үзенең дә хезмәт стажы 15 елга тула.
Шаккатарлык: 30-40 ел дәвамында сауган сыерларының саны-исәбе юк, ә барысын да исемнәре белән искә алалар! Равилә Мотыйгуллина сөйли:
- Шулкадәр тату эшләдек - беребез кунакка китәсе булса, җыелып, иң башта аның сыерларын савып алабыз. Кышын-җәен резин итек аяктан төшмәде - салкын да тимәгән бит шунда! - ди ул. Сүзгә Рузания Хәйретдинова кушыла:
- Хәтеремдә, кичке савымга җыелабыз, Назирә апа сыерларны алты тулмыйча яптырмый. Көткән арада "Җомга көе"н дә җырлап алабыз, аннары, такмак әйтеп, "Бармак уены"на керешәбез. Чиләкләрне каплап, шуларга тезелеп утырабыз да, китә уен!
"Кыр казлары китә, күрдегезме, көз кайтырлар әле, санармын. Истәлеккә биргән сәгатеңне сагынганда алып карармын", - дип көйләгәндә, егете солдатка киткәндә сәгатен бүләк итеп калдырган арада беребез күз яшен дә сөртеп ала... - дип искә ала ул.
Сагындыра икән үткәннәр...
Гөлсинә апа Сафиуллинаның сүзләре күпләрнең күзләреннән яшь китерде.
- Сез ничектер, ә мин ул елларны, бер сукмактан йөргән хезмәттәшләремне, бергә аттырган таңнарны сагынам. Бер кыек эшебез булса, Ризатдин абый, бригада Советы җыеп, шуны тикшерә иде - шуннан куркуымны сагынам. Соңга калып килгәндә Назирә апаның ачулануын сагынам. Саву аппараты ватылса, мәрхүм Фәйзрахман абыйның шуны төзәтеп бирүләрен сагынам. Ул чактагы "Правда" колхозы җитәкчесе Мансур абый Закировны, арабыздан киткән хезмәттәшләрем Рузилә Камалиева, Мәдинә Сәлаховаларны сагынам... Иртәңге савымнан салкын өйләргә кайтып, нарасыйларымны татлы йокыларыннан уятуымны, таң белән йокыдан уянып эшкә китүләремне сагынам... - диде ул. Халидә Кадыйрова, уенын-чынын бергә кушып, тәкъдим кертте:
- Кызлар, хәзер фермада эшлисе - уен гына. Әллә, управляющий Рәхимулла белән сөйләшеп, берәр группа алыйкмы? Башкарып чыгарбыз бит?! - диде. Бу фикерне бертавыштан хупладылар, чөнки аларның күпчелеге әле бүген дә өйләрендә сыер асрый, сыер сава. Сөтлебикәләрнең бикәләре яраткан һөнәрләренә хыянәт итә алмый шул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев