Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сугыш каһарманнарына мәңгелек дан!

Бүген Хәтер һәм кайгы көнендә районның барлык авыл җирлекләрендә дә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алу чаралары узды.

Олы Кайбыч авыл җирлегендә сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл янында узган чарада Район Советы һәм башкарма комитет, оешма-предприятие хезмәткәрләре, авыл халкы, мәктәп укучылары, "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар катнашты. Илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбызның исемнәре язылган һәйкәл тирәсен веноклар, чәчәкләр бизи. Сугыш каһарманнарының якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында без кинолардан карап, китаплардан укып, ветераннар сөйләгәннәр буенча гына белгән сугышның никадәр аяныч булуына тукталып, халкыбызга тыныч тормыш бүләк итүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Кайбыч районыннан сугышка ун меңнән артык кеше киткән, шуларның биш меңнән артыгы туган якларына әйләнеп кайтмаган. Исән-сау кайтучыларының да сафы елдан-ел сирәгәя бара. Хәтер һәм кайгы көне укучылар чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер һәм кайгы көне