Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сырхауханәне «дәвалыйлар»

Район үзәк сырхауханәсендә халыкка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру максатында ремонт эшләре дәвам итә.

Казан шәһәренең "Вика" төзелеш фирмасы эшчеләре сырхауханәнең хирургия бүлегендә ремонт эшләре алып бара. Төзү­челәр биредә коридор стеналарын гипсокартон белән тышлый, бүлмә­ләрдә стеналарга, идәнгә плиткалар беркетә, ишекләрен пластикка алыштыра, бүлмәләрне җилләтү (вентиляция) җайланмалары куя, асылмалы тү­шәмнәр ясый, тышкы яктан пластик сайдингны металлдан эшләнгәненә алыштыра. Ренгент кабинетында да, ашха­нәдә дә шундый ук ремонт эшләре бара. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мә­сьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Моңа кадәр шул ук "Вика" төзелеш фирмасы эшчеләре стоматология, терапия, йогышлы авырулар, кабул итү-диагностика бүлекләрен­дә ремонт эшләре алып барган иде. Белгәнегезчә, сырхауханәгә эшкә врачлар да кайта башлады. Боларның барысы да медицина хезмәтен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да район үзәк сыр­хау­ханәсендә барган ремонт эшләре белән даими кызыксынып тора. Аның таләбе - төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп, билгеләнгән вакытта башкарып чыгу. Ремонт авыруларны дәвалау процессына тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Баш врач Газимагомед Магомедов ремонт өчен республика бюджетыннан финанслар бүленеп бирелүдәге турыдан-ту­ры ярдәме өчен муниципалитет җитәкчесенә рәх­мәт­ле.

Сырхауханәнең ремонт узган бүлекләрендә медикларның үзләренә дә, авыруларга да уңайлы. Биредәге хезмәткәрләр дә элекке эш шартлары бе­лән хәзергесен чагыштырганда җир белән күк арасы, эшкә күтәренке күңел белән йөрибез, ди­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев