Сый-нигъмәткә бай көз
Кайбыч уңганнары уздырган көзге ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең мул булуы төбәгебездә тырыш, уңган халык яшәве турында сөйли.
Якшәмбе көнне район үзәгендә гөрләгән ярминкә бәйрәм төсен алды. Почта янындагы мәйданда товар төягән машиналар рәт-рәт булып тезелеп киткән. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре үз сәүдә нокталарын сатып алучыларны җәлеп итәрлек итеп бизәгән. Ә юлның икенче ягында, балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда, мәктәп укучыларының "Уңыш" бәйрәме башланып китте. Укучылар куйган концерт бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. «Уңыш» бәйрәме турында сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, газетабызның алдагы саннарында таныштырырбыз әле.
Халыкара өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән көзге ярминкәне һәр якшәмбе уза торган базар көненә туры китерүләре дә халык өчен файдалы булды. Кайбыч халкы өч мәйданда үзенә охшаган товарларны сатып алды. Әбиләр чуагының соңгы көне дә булды бугай әле ул, чөнки дүшәмбе иртәдән яңгыр тотынды. Ярминкә көнендә кояш нурларын мул чәчте. Агрофирмалар ашлык, ит сатты, печән дә бар иде, авыл җирлекләре арзан бәядән сөт, каз, күркә, тавык, дуңгыз ите, эремчек, корт, яшелчә, бәрәңге, бал, консервланган яшелчәләр, җылы оекбашлар һәм башка төр әйберләр белән сәүдә итте. Мәлки кулланучылар җәмгыяте уңганнары бәрәңге, суган сатты. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров товар җитештерүчеләр һәм авыл җирлекләренең бу ярминкәгә югары әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев