Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Табиплар өй туе үткәрә

"Авыл табибы" федераль программасы нигезендә район сырхауханәсен табиплар белән тәэмин итү мөмкинлеге туды.

Мәгълүм булганча, медицина югары уку йортын тәмамлаган, яше 35 яшькә кадәрле, биш ел дәвамында авыл сырхауханәсендә эшләргә теләк белдергән табипларга федераль бюджеттан 1 миллион акча, Татарстан хөкүмәтеннән торак шартларын яхшырту максатында 100 мең сум акча бирелә. Әлеге программа нигезендә район үзәк сырхауханәсенә Айсылу һәм Бәхтияр Нигъмәтуллиннар гаиләсе кайтып урнашты. Район җитәкчелеге аларның торак шартларын яхшыртуны үз өстенә алды. Шул максатта Олы Кайбыч авылының Тукай урамында Нигъмәтуллиннар, Рамил Сабитов гаиләләре өчен торак йортлар төзелде. 30 ноябрьдә әлеге ике йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшырдылар.

Тантанада катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин табипларга яңа нигездә тигез, тату, озын гомер, эшләрендә уңышлар теләде.

Бу хакта тулырак язманы газетаның киләсе санынан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авыл табибы” федераль программасы