Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов Олы Кайбыч урта мәктәбе музеена штык-пычак бүләк итте

Халыклар бердәмлеге безнең Кайбыч районы мисалында ачык чагылыш таба. Төрле милләт вәкилләренең дуслыгы гасырлар буена дәвам итә һәм мин моның белән чиксез горурланам. ТР Дәүләт Советы депутаты, полиция генерал-майоры, якташыбыз Рафил Ногманов Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9-11 класс укучылары белән очрашуында шулай диде.

Үзе укыган мәктәпкә ашкынып кайта генерал. Әнә бу кайтуында да мәктәпкә шәхси китапханәсеннән йөздән артык китап бүләк итеп алып кайткан. Мәктәп китапханәсендә урын алачак бу китаплар үз укучыларын табачак, әлбәттә. Кайбычның киләчәге булган яшьләр гыйлемле, тәрбияле, начар гадәтләрдән чит, бер-берсенә карата ихтирамлы, игътибарлы булсыннар өчен тырыша ул. Китапның тәрбияви көче гаять зур аның. Белемле яшьләр экстремизм юлына да басмый, наркотиклар да кулланмый, эчкечелек белән дә шөгыльләнми. Экстремистлар, террорчылар бөтен дөньяны хафага сала. Ә террор сүзе - коточкыч дигәнне аңлата. Рафил Ногманов, озак еллар буена хокук сагында торган кеше буларак, укучыларга әлеге ямьсез күренеш­ләр­нең нинди нәти­җәләргә китереп чыгарырга мөмкинлеге турында сөйләде. Ул мәктәпкә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән килгән иде.

- Без Дәүләт Советында үсмерләрне яклау һәм саклау буенча максатчан эш алып барабыз, законнар кабул итәбез. Яшүсмерләрнең төнге сәгатьләрдә подъездларда сыра эчеп, кәеф-сафа корып утыруларына, наркотиклар куллануларына, япь-яшь килеш хокук тәртибен бозуларына җаным әрни иде.

Шуңа да, кичке сә­гатьләрдә мәктәп укучыларының җәмәгать урыннарында йөрүен тыйган закон кабул итәргә кирәклеге мәсьәләсен тәкъдим иттем. Депутатлар аны бертавыштан хуплады. Бу закон кабул ителгәч, хәл уңай якка үзгәрде. Составында наркотик матдәләр булган дару препаратларын рецептлар буенча сату турында да закон кабул иттек. Болар барысы да хокук тәртибен яхшырту максатын күздә тота. Уртак йортыбызда тәртип булдыруга әнә шулай нигез салына, - диде Рафил Ногманов.

Генерал-майор укучыларга патриотик тәрбия бирүнең асылына да тукталды.Үз авылын, аның кешеләрен яраткан, үткәнен белгән яшьләр өчен Ватан, тынычлык дигән сүзләрнең, толерантлык төшенчәсенең кадерле булуын да әйтеп узды. Татарстан эзтабарлары Ленинград өлкәсендә казу эшләре алып барганда табып кайткан немец винтовкасына куела торган штык-пычакны мәктәп музеена бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов Олы Кайбыч урта мәктәбе музеена штыкпычак бүләк итте

2
X