Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч республикада беренче унлыкта бара

Бүген Кайбычка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. "Ак Барс" Кайбыч" ("Гөбенә") җәмгыятенең Олы Тәрбит авылы басуында аны районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары каршы алды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Президентны һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка районда язгы кыр эшләренең оешкан төстә башлануы хакында сөйләде, район тормышы белән таныштырды. Бүгенге көндә уҗымнарны тамырдан тукландыру, тырмалау белән беррәттән хуҗалыкларда арпа, бодай, борчак чәчә башладылар.

Татарстан Президенты Кайбыч хезмәтчәннәренең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Республикада тормышка ашырылучы 25 программаның 13 е бездә гамәлдә. Хуҗалык итүнең барлык формаларында, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклары да ярдәм тоеп эшләргә тиешләр.

- Әле кичә генә оешуының 23 еллыгын билгеләп үткән Кайбычта тырыш халык яши. Республика рейтингында беренче унлыкта булуыгыз мактауга лаек,- диде Президент Рөстәм Миңнеханов.-Халыкның активлыгын тагын да арттыру өчен сезнең җирлектә дә индустриаль мәйданнар булдырырга кирәк. Кемнеңдер буралар бурарга, тимерчелек, башкасы белән шөгыльләнергә сәләте бардыр. Безгә бизнесның башка төрләрен үстерерү, авыл халкын акча эшләргә өйрәтү мөһим. Язгы кыр эшләре уңышлы башланып киткән, алга таба да эшне шулай дәвам итәргә кирәк.

Республиканың баш аграрие Марат Әхмәтов:

-Безнең министрлык бәяләмәсе буенча Кайбыч сөт җитештерү буенча бик яхшы эшли. Бүген ул бер сыердан сөт саву буенча республикада икенче урында бара, рейтингта- тугызынчы урында. Район белән элеккеге иң алдынгы җәмгыять җитәкчесе идарә итә, аның эш тәҗрибәсен уртак итәсе иде. Кайбычның аграр тармагында эш темпларын интенсив рәвештә үстерү өчен сезгә амбициоз бурычлар куеп эшләргә кирәк. Аерым алганда, көненә100 тонна товарлыклы сөт җитештерү, 100 тонна ашлык үстерү, шикәр чөгендере игүгә йөз тотып эшләргә кирәк,- диде.

Кайбыч хезмәтчәннәре белән танышканнан соң Президент Апаска юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч республикада беренче унлыкта бара

2
X