Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан йолдызлыгы астында

"Браво!", "Браво!", "Браво!" - Олы Кайбыч мәктәбе укучыларын берләштергән "Авыл денс" биючеләре Буа шәһәре сәхнәсендә чыгыш ясаганда, "Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры, жюри әгъзасы Дмитрий Туманов, түзмәде, әнә шундый соклану сүзләре белән кул чабып утырды. Ә бию чыннан да шәп килеп чыкты.

Биючеләр печән өсте кү­ренешен шул кадәр оста итеп күрсәтте ки, әйтерсең лә бу сәхнәдә түгел, ә чынбарлыкта бара! Башларына ак яулыкларын чө­еп бәйләгән, ак алъяпкычлы кызлар, түбәтәйле егетләр яшел тугайда пе­чән "чаба", ул арада заманча ритмда да биеп алалар. Хәрәкәтләре тигез, барысы да шома баса, биючеләрнең йөз­лә­реннән елмаю китми. "Авыл денс"ның иң яшь биючесе - "Миләшкәй" балалар бакчасына йө­рүче алты яшьлек Раил Сөнгатуллинның сәхнәдә бөтерчек кебек бөтерелүенә сокланмаган кеше булмагандыр, мөгаен. Бү­ләкләү вакытында аңа юкка гына махсус бүләк бирмәделәр шул. Әлеге биюне аларга Казаннан профессиональ биюче, хореограф Ринат Хәйруллин өйрәткән. Ул кайта алмаган вакытларда репетицияләрне мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллина алып барган. "Йолдызлык" фестиваленең район турында беренче урынны яу­лап, зонага узган биючеләр Буада тагын да остарак биеде.

26-27 мартта үткән зона турының беренче көнен­дә Буа, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Кай­быч районнарыннан килгән яшь талантларны сайлап алу туры булды. Балалар белән бергә фестивальнең Кайбычтагы жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова белән мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллина да барды. Бу турдан узучылар икенче көнне иртәнге унда яңадан сәхнәгә чыкты: иң сәләтлеләрен Казанда суперфиналда чыгыш ясау өчен сайладылар.

Меңнән артык бала катнашында узган фестиваль ике көндә дә кичкә кадәр дәвам итте. Сайлап алу турларыннан соң, 27 март­та кич җиңүчеләр катнашында гала-концерт узды. Беренче турда Колаңгыдан Арина Кудряшова, Иске Чәчкабтан Адилә Гаттарова, Чүтидән Адилә Исламова, Олы Кайбычтан Рушан Гыйниятуллин, Айсылу Камалиева, Хуҗа Хәсәннән Петр Краснов, Кошманнан Чул­пан Гарифуллина, икенче турда Чүтидән Гүзәл Пиркина, Олы Кайбычтан Лилия Шамилева, Иске Тәр­биттән Сергей Васильевлар төшеп калды. Аларның өметле йолдызлар булуына басым ясалды.

Гомумән алганда, Буадагы фестиваль Кайбыч талантларына зур җиңүләр китерде. Бию коллективлары арасында "Авыл денс" , Буаның "Гольфстрим" төр­кеменнән генә калышып, икече урынны яулады. Җырчы кызларыбыз да югары бәя алды: Олы Кайбыч мәктәбеннән Инзилә Сираҗиева (җи­тәкчесе Фаилә Минһаҗева), Зөһрә Хәмидуллина (җи­тәк­чесе Алия Биккулова), Инзилә Вәлиуллина (җи­тәк­чесе Светлана Зиядиева) беренче урында. Камилә Сафиуллина бе­лән Зилә Сөнгатуллина өченче урынны яулады. 5-11 яшьлек балалар арасындагы вокаль ан­самбль­ләрдән Иске Чәч­каб мәк­тәбенең "Салават күпере" кызлары (җитәкчеләре Лю­ция Габидуллина), "Уйныйк әле дулкыннардай", "Шушы яктан, шушы туфрактан" җырларын берничә тавышка башкарып, дипломант булды. "Конферанс" номинациясендә Иске Чәчкаб мәктәбенең өченче класс укучылары Илназ Шәмсетдинов белән Ләлә Хөсәенова ( җитәкчеләре Энҗе Гыйльманова) беренче, Бәрлебашы мәк­­тә­беннән Илсөяр Рәхмә­туллина (җитәкчесе Гөл­чәчәк Гыйбадуллина), Фи­рүзә Мусина белән Ади­лә Гыйбадуллина (җитәк­че­ләре Исламия Мусина) икенче урыннарда. Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләрне жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова кебек сәхнә белгечләре тапшырды.

- "Йолдызлык" фестиваленең максаты - талантлы яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү. 2010 елда Россия Федерациясе премиясенә лаек булган бу фестиваль алга таба бөтендөнья фестиваленә әйләнер дип уйлыйм. Татарстан йолдызлыгы астында туган балалар бик бәхетле алар, - диде Зи­лә Даяновна тәбрикләү чыгышында.

Буада призлы урыннарны яулаган балалар 16-20 апрельдә Казанда уза­чак суперфиналда чыгыш ясарга әзерләнә. Бу көннәрдә сайлап алу турын узучылар 21 апрельдә "УНИКС"та, 27 апрельдә "Пирамида" күңел ачу комплексында гала-концертта гран-при - "Татарстан йолдызы" кубогы өчен чыгыш ясаячак.

Республикада яшәүче сән­гать яратучы барлык малай-кызларның яраткан фестивалендә тагын бер фикер яңгырады: коллективның, чыгыш ясаучыларның уңышы иң беренче чиратта остазыннан тора. "Йолдызлык" фестиваленең жюри рәисе урынбасары Раилә Гарипова да шул фикердә: балаларның сәлә­тен ачар өчен профессиональ алымнар кулланырга кирәк. Фестивальнең зона турында Кайбычтан бары бер генә бию коллективының чыгыш ясавы бездә заманча хореографларның бөтен­ләй диярлек булмавына бәйле. Өйрәтүче булса, бездәге балалар биемәслекме әллә?! Ә җырчылар күп, алар белән шөгыльләнүче педагоглар да бар осталыкларын эшкә җигә.

Буада безнең Кайбыч ба­лалары да "Созвездие- Йолдызлык" журнал-китабына, "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенә әңгәмә бирде. "Авыл денс" биючесе Гүзәл Сафиуллина журналистларга: без бу фестивальне көтеп алабыз, яңа дуслар табабыз, диде.

Әйе, дуслык бәйрәме дә әле ул! Төрле район-шә­һәрләрдә яшәүче үсмерләрнең фестиваль ахырында кулга-кул тотынышып бергә бии-бии "Йолдызлык" гимнын башкарулары шуның ачык мисалы түгелмени!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык” Татарстан йолдызлыгы