Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин Кайбычка килде

23 майда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә булды.


Аны биредә ТР Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, "Кайбыч" полициясе бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рушан Хуҗин каршы алды. Министр дежур бүлегендә документларның тиешенчә тутырылуын, вакытлыча тоткарланучыларны урнаштыру бүлмәләрен карады. Участок уполномоченныйлары начальнигы Альберт Шәфиевтан участок уполномоченныйлары хезмәте турында сорашты, төрле бүлекчәләр эше белән танышты һәм эшчәнлекләренә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин Кайбычка килде