Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аграр университет студентлары Кайбычка кайткач кызлар сөйми башлаган

Казан дәүләт аграр университеты студентларының Кайбычта гастрольләре дәвам итә. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә" дигән музыкаль комедиясен Мөрәле, Кошман, Олы Кайбыч авылы тамашачылары да җылы кабул итте.

Әсәрнең эчтәлеге бик кызыклы. Студент яшьләрнең төзелеш отряды авылга килә. Эшләре тыгыз, вакытны бушка әрәм итмичә ничек тә күбрәк акча эшләп кайту. Кич клубка чыкмаска, кызлар артыннан йөрмәскә дә вәгъдә куешалар. Әмма арадан берсе генә алар белән килешми. Ләкин яшьлек мәхәббәттән аерылгысыз шул. Спектакльдә мәхәббәтне саклау, вәгъдә, саф хисләр турындагы фикер кызыл җеп булып ятты. Студентлар Алмаз Авзалов, Булат Абдрахманов, Лиана Иванова, Гөлчәчәк Гамбәрова, Илнар Мифтахов, Салават Хәкимов рольләрне бик оста башкарды. Җитәкчеләре Роберт Галиев инде утыз елдан артык шушы театр коллективын җитәкли. "Тагын биш көннән мин пенсионер булам. Гомеремнең соңгы ноктасына кадәр яшьләр арасында була алсам иде", - ди ул. Спектакльнең уңышлы булуында режиссер Раушан Шәриповның роле зур. Студентлар спектакльне Хуҗа Хәсән, Мәлки, Чүти, Иске Чәчкаб авылларында да куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аграр университет студентлары Кайбычка кайткач кызлар сөйми башлаган