Терлекчелек ит-сөт күләме белән бәяләнә
28 октябрьдә "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария врачлары, зоотехниклары, ферма мөдирләре катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмәне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды. Мөрәле филиалының терлекчелек объектларын карап чыкканнан соң, киңәшмә "Заволжье" җәмгыяте идарәсенең актлар залында дәвам итте.
- Быел елына карата уртача уңыш алынды. Киләсе ел уңышына да яхшы нигез салынды. Туфрак эшкәртү эше дә оешкан төстә барды, туңга сөрү дә төгәлләнеп килә. Иң мөһиме, ике елга җитәрлек терлек азыгы хәзерли алдык. Соң гына башласак та, кукурузны да җыеп алырга өлгердек. Малларның баш саны да узган елгы дәрәҗәдә. Әмма мул продукция җитештерүгә ирешә алганыбыз юк әле. Сөт җитештерү буенча район күрсәткечен "Гөбенә" агрофирмасы гына тотып тора. Алар узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч тоннага артыграк сөт сава. Көн саен 21 тонна сөт җитештерәләр. Урыннарда терлекчелек белгечләре тиешенчә эшләми, фермаларда бүгенге көнгә кадәр ремонт бара, - диде район башлыгы канәгатьсезлек белдереп.
Ул шулай ук агрофирмаларның һәр филиалында эшнең торышына анализ ясады, җитәкчеләргә сводкадан үз хуҗалыкларының күрсәткечләре белән танышып барырга киңәш итте. Районда терлекчелек тармагына игътибар арттырылачагы, агрофирмалардагы, хуҗалыклардагы һәр ферманы карап чыгачагын, ун көн саен киңәшмә үткәреләчәген әйтте.
Баш аграрий Рифкать Басыйров район башлыгы тәнкыйтенең урынлы булуына басым ясады.
- Җәмгыятьтәге терлекчелек биналарын карап чыктык, технология буенча эш алып барылмавы күзгә ташлана, бүген октябрь ахыры, ә ремонт һаман дәвам итә. Терлекчелек тармагында күрсәткечләр артка тәгәрәсә, аны җайга салу өчен 3-4 ел вакыт кирәк. Терлек азыгы җитәрлек, ләкин үсеш, үрчем алу юк, бер айда районда 350 баш кына бозау алынган. Бозаулату бүлекләре әзер түгел, контроль савым үткәрелми, сыерлар раздойга куелмый, безнең белән киңәшмичә, савым сыерларын иткә тапшыру очраклары бар. Мондый башбаштаклыкка киртә куячакбыз, - диде Рифкать Нуруллович.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан белгечләр өчен укулар оештырылуын, урыннарда үзара тикшерүләр үткәрелүен дә хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев