Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә
Шундый мәзәк бар: Россия коррупция буенча дөнья күләмендә икенче урында тора икән, беренче булмас өчен безнекеләр зур күләмдә ришвәт биргән, имеш. Бу сүзләр безнең илдә ришвәтчелекнең тамыр җәюенә ишарә ясый.
Райондагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы журналистлар һәм эшмәкәрләр катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү формасында узды. Анда район башлыгы, шушы комиссиянең рәисе Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Иске Чәчкабтан хезмәт ветераны Галимулла Хуҗин катнашты. "Ришвәтчелеккә каршы көрәштә җәмәгатьчелек контролен булдыруда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге" дигән темага оештырылган әңгәмәне "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова башлап җибәрде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, эшмәкәрлекне яклау турында күп сөйләнелә, әмма алар административ киртәләргә еш очрый. Редакторның: "Ришвәтчелек икътисади тормышның нигезенә салынган, ул барлык илләрдә дә бар, мохтаҗларның ихтыяҗларын тиешенчә канәгатьләндермичә, алардан ришвәт алучылар да гел булган, чөнки мохтаҗлыкны ясалма рәвештә тудыралар икән, дигән фикер белән килешәсезме?"- дигән соравына эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин җавап бирде. Инде унөч ел элек үз бизнесын ачып җибәргән эшмәкәр ришвәтчелек белән очрашканым юк, дип өздереп әйтсә дә, хокукларын прокуратурада якларга туры килгән очраклар булуын әйтте. Прокуратураның эшмәкәрләрне яклау буенча эшчәнлеге безнең газетада еш яктыртыла.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ришвәтчелек буенча оештырылган әлеге түгәрәк өстәл артында сөйләшүнең эшлекле булуына басып ясады һәм:
- Район башлыгы булып эшләвемнең беренче атнасында ук миңа ТР Президенты катнашында Казанда узган ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында җавап тотарга туры килде. Районда ришвәтчелек буенча тикшерү уздырган комиссия бездә дә тискәре күренешләр күзәтелүен күрсәткән. Бу нигездә "Үзмәшгульлек" программасы үтәлешенә кагыла. Хөкүмәт биргән субсидияләрдән максатчан файдаланырга кирәклегенә тагын бер тапкыр басым ясап әйтәм. Ә эшмәкәрлеккә килгәндә, без бизнес белән шөгыльләнүчеләргә яшел урам ачабыз, әмма таләпләр дә куябыз. Безнең җирлектә яшәп, эшләп, салымнарын башка районнарга түләүчеләр дә шактый күп булып чыкты. Бу алай булырга тиеш түгел. Безнең район бюджетын салымнар тәшкил итә. Ришвәтчелеккә без берничек тә юл куярга тиеш түгелбез, моның өчен законнарның елдан-ел катгыйлануын да онытмаска кирәк, - диде.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә заман чиренә әйләнгән ришвәтчелеккә каршы көрәштә халыкны матбугат чаралары аша тәрбияләүнең мөһимлеге турындагы фикер кызыл җеп булып ятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев