Тибрәндерде күңел кылларын
Яз белән Тукай бер-берсеннән аерылгысыз. ТР Мәдәният министрлыгы нәкъ менә ямьле язда икенче ел рәттән инде шигырь сөйләүчеләр арасында Габдулла Тукай исемендәге бәйге үткәрә. 29 мартта Олы Кайбыч мәдәният йортында аның район туры булды.
Бәйгедә мәктәпләрдән җитмешкә якын укучы чыгыш ясады. Балаларны һәм яшүсмерләрне шигърияткә, милли мәдәният кыйммәтләренә тарту, аларда Тукай иҗаты мисалында милли үзаң, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатын куйган бу бәйгене китапханә һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Гыйрфанова рәислегендәге жюри һәр конкурсантның нәфис сүзне оста итеп, ишарәләр, хис-тойгы белән сөйләвенә игътибар итте.
Бәйге шартлары буенча укучылар "Теле барның иле бар" дигән темага татар шагыйрьләренең татар яисә рус телендәге шигырен сөйләде.
Беренче төркемдә Бәрлебашы төп мәктәбенең 4 класс укучылары Фирүзә Мусина һәм Адилә Гыйбадуллиналар чыгышы (җитәкчеләре Исламия Мусина) жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да сокландырды. Кече Кайбыч башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Илүзә Нигъмәтуллинаны жюри икенче урынга лаек дип тапты. Өченче урын Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Рашат Хәялиевка бирелде.
Урта төркемдә чыгыш ясаучылар арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән 6 класс укучысы Ленара Гарапова (җитәкчесе Люция Сөнгатуллина) иң остасы булды. Икенче урынны Бәрлебашы мәктәбеннән 8 класс укучысы Илсөяр Рәхмәтуллина яулады. Кече Мәме мәктәбенең 7 класс укучысы Гөлнур Хәйруллина өченче урынга чыкты.
Өлкән класслар укучылары арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән 9 класс укучысы Айсылу Камалиева (рәсемдә, җитәкчесе Люция Сөнгатуллина) үзен нәфис сүз остасы итеп танытты. Жюри бертавыштан җиңүне аңа бирде. Борындык мәктәбеннән 9 класс укучысы Энҗе Кәлимуллина икенче урынны яулады. Өченче урын Зур Подберезье мәктәбеннән Юлия Шебаловага бирелде.
Укучыларның шигырь бәйгесенә әзерлек дәрәҗәсе төрлечә: күңел кылларын тибрәтә алучылары да, шигырьнең сүзләрен онытып, укытучылары әйтеп җибәргәнне көтеп торучылары да булды.
Бәйге җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларның иң осталары 16-17 апрельдә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үтәчәк Габдулла Тукай исемендәге II Республика шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең финал этабында катнашачак.
е�����p�орядок обжалования в соответствии с уголовно-процессуальным законодательством Российской Федерации.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев