Тиздән өй туе булачак
Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын, Ленинград блокадасында булганнарны торак белән тәэмин итү программасы уңышлы тормышка аша.
Бүгенге көндә Бортас авылында Әлфия апа Насыйбуллинага төзелүче йорт шушы көннәрдә файдалануга тапшырылачак. "Быел җәй, район җитәкчелеге йорт төзеп бирәбез дигәч, башта ышанмыйчарак тордым. Төзелеш башлангач кына моның чынбарлык икәнлегенә инандым. Сугыш чоры кешеләренең тормыш шартларын кайгыртканнары өчен Хөкүмәтебезгә, район җитәкчелегенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Ходай Тәгалә үзләрен шулай зурласын, дөньялар тыныч булсын", - ди Әлфия апа. Йортны "Алтаир-1"төзелеш оешмасының Рәиф Гобәев җитәкчелегендәге бригадасы төзегән. Төзүчеләр аны бер ай эчендә диярлек өлгерткән, хәзер эчке эшләрен төгәллисе калган. Бу йорт проекты белән башкалардан бераз аерыла. Бүлмәләр башкачарак урнашкан,түбәсе, заманча әйтсәк, черепица белән ябылган. Йортның кыеклары да кирпеч белән өелгән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, бу йорт 1 ноябрьдә файдалануга тапшырылырга тиеш.
Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмигулла Нәби улының тол калган хатыны ул. Тормыш иптәше сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, 1945 елга гына туган якларына әйләнеп кайта. Колхозда бригадир итеп куялар аны. Нәкъ бер елдан соң авылдашы Әлфия белән гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәтләренең татлы җимешләре булып, алты уллары, ике кызлары дөньяга килә. Ни кызганыч, хәзерге вакытта сигез баладан дүртесе генә исән. Сәмигулла абыйның үзенең дә гомере 1971 елда фаҗигале төстә өзелгән.
Әлфия апа хәзерге вакытта улы Рәис, килене Лилия белән яши. Аларга оныклары Рәнисә һәм Илфирне үстерергә ярдәм иткән. Рәнисә быел Кече Мәме төп гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлап, Казан шәһәрендә техникумга укырга кергән. Илфир шул ук мәктәптә 8 класста белем ала. Рәис Каратунда төзелеш оешмасында экскаваторда, Лилия "Заволжье" җәмгыятенең Бортас бүлекчәсендә ферма мөдире булып эшли.
Төп нигез белән янәшәдә генә төзелгән яңа йортта да матур гомер кичерергә язсын аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев