Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормышта талантларга һәрчак урын бар

26-27 мартта Чүпрәледә узачак "Созвездие - Йолдызлык" республика фестиваленең зона турында чыгыш ясарга лаеклы яшь башкаручыларның һәм бию коллективларының исемнәре мәгълүм булды. Олы Кайбыч Мәдәният йортында узган гала-концертка яшь йолдызчыкларны күрергә, көч бирергә аларның әти-әниләре, укытучылары, остазлары, дуслары җыелган иде.

"Йолдызлык"ның географиясе елдан-ел киңәя. Быел төрле номинацияләрдә Зур Тәрбит, Каргалы, Кече Мәме, Федоровское, Арыслан, Борындык, Иске Тәрбит, Чүти, Кошман, Бәрлебашы, Иске Чәчкаб, Надеждино, Зур Подберезье, Салтыган, Мөрәле, Колаңгы балалары чыгыш ясады. Шунысы да игътибарга лаек - катнашучылар арасында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр артты. Олы Кайбычтагы "Миләшкәй", Зур Тәрбитнең "Карлыгач", Борындыкның "Гөлбакча" һәм Мөрәледәге "Ромашка" балалар бакчалары тәрбиячеләре, сәләтле сабыйларны ачып, сәнгатькә тарту буенча зур эш башкара. Жюри билгеләвенчә, авыл клублары мөдирләренең өлеше дә бәяләп бетергесез. "Миләшкәй" балаларының активлыгы аерым мактауга лаек. Иң нәни йолдызчык - "Вокал-соло" номинациясендә кечкенәләр төркемендә беренче урынны алган Никита Русов, икенче урынга чыккан Ләйсән Зиядиева - Флера Фатыйхова шәкертләре. Озак еллар балалар белән эшләүче педагог район башлыгының Рәхмәт хатына да лаек булды. Шундый ук югары бәя берничә баланы җиңүгә әзерләгән остазларга да бирелде, менә алар - Иске Чәчкабтан Энҗе Гыйльманова, Лютсия Габидуллина, Кайбыч балалар сәнгать мәктәбеннән Резеда Хисамова, Надежда Полякова, Светлана Зыядиева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова, Олы Кайбыч мәктәбеннән Фаилә Идрисова һәм Кошманнан Айгөл Кадыйрова. Район туры җиңүчеләрен һәм гала-концертта чыгыш ясаучыларны "Йолдызлык" гимны астында сәхнәгә чакырдылар. Котлау һәм бүләкләү өчен сәхнәгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе чыкты. Ул концертны башыннан ахырына кадәр яратып каравын белдерде:

- Балаларыбыз өчен горурлык хисе кичерәм. Теләсә-нинди тамашачы алдында үзләрен күрсәтергә сәләтле булуларына иманым камил. Педагоглары, әти-әниләре, әбиләре алар өчен борчылуын күрдем. Чынлап та, баланы сәхнәдә чыгныш ясарга әзерләү - җиңел эш түгел. Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләвегез өчен рәхмәт сезгә. Бала үз эченә бикләнергә тиеш түгел, ул үз сәләтен сәхнәдә, спорт мәйданнарында үстерсен. Район тормышында да актив катнашсыннар өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Иҗади мөмкинлекләре зур, аны дөрес юнәлештә алып бару гына сорала, - диде ул.

Муниципалитет җитәкчесе җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырды, һәркемнең чыгышына бәяләмә бирде. Зур сәхнә тиз арада аллы-гөлле киемле сабыйлар белән тулды. Беренче булып беренче дәрәҗә Диплом ияләре бүләкләнде. Алар - алдагы елларда фестивальнең зона һәм республика турлары җиңүчеләре. "Вокал-соло" номинациясендә: Лилия Шамилова, Инзилә Вәлиуллина, Зилә Сөнгатуллина, Камилә Сафиуллина, Инзилә Сираҗиева, Рәмис Закиров, Зөһрә Хәмидуллина (Олы Кайбыч). "Конферанс" номинациясендә: Ләлә Хөсәенова, Илназ Шәмсетдинов (Иске Чәчкаб), Фирүзә Мусина, Адилә Гыйбадуллина (Бәрлебашы). "Вокаль ансамбль" номинациясендә - Иске Чәчкабның "Салават күпере" кызлары. "Хореография" номинациясендә урта төркемдә Олы Кайбычның "Авыл-дэнс" биючеләренә тиңнәр булмады. "Йолдызлык-2013"нең "Вокал-соло" буенча җиңүчеләре: 1нче кечкенәләр төркемендәге Никита белән Ләйсәнне атаган идек инде, аларга өстәп, Кошманнан Алмаз Насретдинов белән Ләйлә Хәйретдинованы да әйтеп узарга кирәк; 2нче кечкенә төркемдә беренче урында Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илсөя Хисамова, икенче - Олы Кайбычтан Адилә Сөнгатуллина, өченче - Кошманнан Кадрия Хикмәтуллина. Урта төркемдә беренче-икенче урыннарны яулаган Адилә Исламова белән Марина Тараканова - икесе дә Чүти кызлары. Ир-егетләр арасында урта төркемдә беренчелекне Сергей Васильев (Иске Тәрбит), икенче урынны - Илнур Сәмигуллин (Ульянково) алды. Өлкәннәр арасында беренче урында Айсылу Камалиева (Олы Кайбыч), икенчедә - Ольга Смелова (Каргалы), өченчедә - Ландыш Җиһаншина (Федоровское).

Вокаль ансамбльләр арасында кечкенә төркемдә Олы Кайбычның "Россияночка" балалары икенче урынга лаек булды, өченче урында - Борындыкның "Татар егетләре". "Хореография" номинациясендә беренче урында Федоровскоеның "кечкенә йолдызчыклары", икенче урын Кече Мәменең "Чишмәкәй" коллективына бирелде. "Конферанс" номинациясендә кечкенәләр төркемендә Илгизә Хөсәенова, Баязит Хәсәнов (Иске Чәчкаб), Динара Гыймәтетдинова, Ислам Юнысов, Ильвина Җәләлиева (Олы Кайбыч) табылды. Урта төркемдә Олы Кайбыч укучылары Радик Җамалетдинов, Фидан Сәгъдиев, Лилия Булатова җиңде. Гала-концертта катнашкан 129 баланың һәркайсы бүләк һәм чәчәкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Созвездие – Йолдызлык” республика фестивале

2
X